Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Җырчы Лилия Хәйруллина: «200 меңлек сумка – кыйммәт түгел»

Артистка кемнәргәдер моның өчен ел буе эшләргә кирәклеген искәрткәннәр.

Татар җырчысы Лилия Хәйруллина белдергәнчә, 200 меңлек сумка – кыйммәт түгел. Ул TMTV каналында “10 сорау” тапшыруында катнашкан. Җырчыга, иң кыйммәтле сумкаң ничә сум тора, дигән сорау биргәннәр. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Тамашаны алып баручы Әбри Хәбриев, Вьетнам базарында 200 сумга сатып алынгандыр, мөгаен, дип шаярткан. 

Җырчы, моңа җавап йөзеннән, 200 мең сумлык сумканы кыйммәткә санамавын әйткән. – Иң кыйммәтле сумкам 200-250 мең сумнан кыйммәтрәктер, мөгаен. Люкс сумкалар арасында кыйммәткә саналмый бу, – дип җавап биргән ул.

Хәбриев, кайберәүләр өчен зур сумма, кемнәргәдер аның өчен ел буе эшләргә кирәк, дип билгеләп үткән.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164443/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев