Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар өченче тапкыр әти-әни булган

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров һәм театрда диктор-тәрҗемәче, «ТНВ»каналындагы «Манзара» тапшыруы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова өченче тапкыр әти-әни булган.

Шәмсуаровлар гаиләсендә Нәфисә исемле кыз һәм Әсфәндияр исемле малай үсеп килә инде. Гаиләгә тагын да ямь өстәп, бүген дөньяга тагын бер кечкенә егет аваз салган. 

«Бер үлчәүгә дә сыймаслык кадерле мизгелләр. Тагын бер балабыз - улыбыз туды. Күп балалы әти-әни исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын», - дип яза Зөлфия үзләренең «Шәмсуаровлар гаиләсе» дигән сәхифәләрендә.

"Интертат" сайтыннан

Фото: "Сөембикә" журналының ВКонтакте официаль битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X