Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар кызлары Нәзирәнең бәби туен үткәргән

Җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар кызлары Нәзирәнең бәби туен үткәргән. Мәҗлескә иң якын кешеләре җыелган. Әлеге бәйрәмне Рамил хәзрәт Юнысов Коръән сүрәләре укып башлаган, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» сайты.

– Безнең Мөслимдә бәби чәе дигән нәрсә юк. Балага исем кушканда бер җыелышабыз да шуның белән шул. Ә менә Саба, Теләче якларында бу йола сакланган. Зөлфирәләрдә бәби ашы китерүчеләр дә күп. Үзебезнең дә бик күп бәби чәйләрен уздырган булды. Аннары җырчылар да, бәбиләре тугач, мәҗлес уздыра башлады. Эстрадада бу эшне Зинира һәм Ризат Рамазановлар башлады, дип әйтә алам. Уллары тугач, без мәҗлесне алып барган идек, – ди Алмаз.

– Ул чакта әле бәби уйда да юк иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә биргәч, кызлы да булып куйдык. Нәзирәбезнең бәби чәе – якын кешеләрне бергә җыю иде. Болай да гел моңсу сүзләр ишетеп, борчулы заманда яшибез. Ни булса да, тормыш дәвам итә. Сабыйлар да туа.  Ничек тә яшәргә кирәк. Барысын да уйладык та, булганына шөкер итеп, хәләл мәҗлес җыйдык. Догалар укылды, яхшы теләкләр ишеттек. Күңелгә бик рәхәт. Шул хисләр белән очып кына йөрим әле.

Нәзирәнең болай күп кешегә күренгәне юк иде бит әле. Алмаздан күз тию турында да сораштык. Баксаң, алар башларын мондый уйлар белән бик тутырмый икән. Ике каш арасына иннек тә сөртмиләр, «күз» дә такмыйлар. Хәзрәт өйрәткән аларны. Иң яхшысы – шырпы яндырып, аның карасын маңгайга төртеп кую икән. Усал күзлеләрнең карашы шунда төшсен өчен эшләнә, ди. Алмазлар да шулай иткән.

– Кичен өйгә кайткач, башта юынып чыктык. Нәзирәне дә коендырдык. Аннары үзем белгәннәремне укыдым. Кызым бик тәмләп йоклады бугай. Хәер, мин ишетмәдем. Әнисе нишләгәндер, – ди ул.

Без дә кечкенә Нәзирәне котлыйбыз. Аңа хәерле гомер, ныклы сәламәтлек, пар канатлы булып, тигезлектә үсүен телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев