Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Башкортостан юлындагы һәлакәт нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Башкортостанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина" һәм "Ниссан" машиналары бәрелешкән. "Һәлакәт нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар...

Башкортостанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы.


Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина" һәм "Ниссан" машиналары бәрелешкән.

"Һәлакәт нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар буенча, биш кешенең гомере өзелгән - дүртесе "Калина" машинасыннан, бересе "Ниссан"нан. Ике кешенең җәрәхәт алуы турында мәгълүмат бар", - дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытта фаҗига булган урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Һәлак булганнарның шәхесе, шулай ук юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев