Заман сулышы

Күрше районда юл һәлакәтендә ике бала зыян күргән – фото

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала да...

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала да бар. Ике автомобиль дә җитди зыян күргән. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Реклама

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: