Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында авария: бер егет үлгән

8 октябрь якшәмбе кичендә Лениногорск-Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Өч автомобиль катнашында булган булган авариядә, руль артында утыручыларның берсе һәлак булды, икесе авыр яралар белән хастаханәгә озатылды.

Юл-транспорт һәлакәте "Лада Гранта" белән идарә итүче тизлеген арттырып, узып китүне тыйган юл билгесен һәм юлдагы тоташ сызыкны санга сукмый гына, алда баручы "БМВ" машинасын узып, каршы як полосага чыга. Каршы юлга чыккач аның машинасы "Шкода Рапид" автомашинасы белән бәрелешә.

Көчле бәрелешүдән "Лада Гранта" автомашинасының двигателе кузовтан аерылып "БМВ" машинасының салонына очып керә. Ә машина үзе кюветка төшеп каплана.

Авария нәтиҗәсендә 25 яшьлек "Лада Гранта" йөртүчесе ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче, урында ук һәлак була. 

"Шкода Рапид" автомашинасы йөртүчесе авыр хәлдә: баш мие селкенүе, корсак җәрәхәте, күкрәк читлеге җәрәхәте, бил сөяге сыну яралары белән, Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла.

"БМВ" руле артында утыручы 40 яшьлек хатын-кыз да Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә китерелә. Аңа корсак өлешенең җәрәхәтләнүе диагнозы куела.

Фото: Лениногорск ЮХИДИ  бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев