Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында авария, үлүчеләр бар

Лениногорск-Азнакай юлында сишәмбе көнне кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.

Әлеге юлның 8 нче километры — Югары Каран авылы янында, Форд һәм ВАЗ автомобильләре бәрелешүдән, ВАЗ машинасы белән идарә итүченең гомере өзелде.

Башлангыч мәгълүматлар, бу фаҗиганең сәбәпчесе ВАЗ белән идарә итүче дип фаразласалар да, һәлакәт урынына килгән юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының фикере башкача.

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рифат Билалов сүзләре буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен башлап «Форд» руле артында утыручы бозган. Ул ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сакламыйча, алдан баручы машинаны узып китеп, каршысына килүче ВАЗ белән бәрелешкән. Аның нәтиҗәсендә, ВАЗ автомобиле юлдан очып чыгып, электр баганасына килеп бәрелгән. Руль артында утыручы урында ук һәлак булган, пассажиры яраланган. 

Чит ил автомобиле белән идарә итүче үзе дә җәрәхәтләр алган. ВАЗ автомобиленең пассажиры һәм Фордны йөртүче дә ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатылган.

Билгеле, фаҗиганең сәбәпләре әлегә тулысы белән ачыкланмаган, тикшерү эшләре дәвам итә.

Фотолар Татарстан госавтоинспекциясенең Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев