Заман сулышы

Лениногорск районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды

Авария 15 сентябрьдә көндез 14.00 сәгатьләр тирәсендә булган.

 

Лениногорск-Чирмешән автоюлының 5нче километрында Hyundai Creta машинасының  55 яшьлек шоферы юл кагыйдәсен боза һәм  "ВАЗ 2106" автомобиле белән бәрелешә. Әлеге машина белән 40 яшьлек ир идарә итә торган була.

Авария нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән "ВАЗ 2106" шоферы "ашыгыч ярдәм" килгәнче һәлак була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Реклама

Фотолар: ЮХИДИ бүлегеннән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: