Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск тәрбиячесе «Яшел ут-2024» («Зеленый огонек») республика конкурсы җиңүчесе (+фотолар)

Әлмәт шәһәрендә балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында «Яшел ут — 2024» республика конкурсының финалы үткәрелде.

Әлеге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аның максаты — балаларның юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен кайсы балалар бакчасында һәм кайсы тәрбияче яхшырак өйрәтүләрен ачыклау. 

«Яшел ут» республика конкурсында барлыгы 49 балалар бакчасы һәм 48 тәрбияче катнашты. 

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе белгечләре котлады. 

Лениногорск шәһәренең 32нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Идуар кызы Галиева 3нче урынга лаек булды.

Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев