Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге шәһәр һәм район юлларында килеп чыккан һәлакәтләрне анализлады

2022 нче елның үткән биш ае эчендә Лениногорск районында 13 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. Аларда 17 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Автомобиль йөртүчеләр гаебе белән 12 һәлакәт килеп чыккан, аларда 16 кеше яраланган. Ә җәяүлеләр аркасында 1 юл-транспорт һәлакәте очрагы ачыкланган. Узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырып караганда өч очракка әзрәк, һәлак булучылар юк.

Балалар һә үсмерләр  катнашында  3 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 3 бала зыян күргән.

Шул ук вакыт эченедә 2464  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклаган.

 Аеруча руль артына спиртлы эчемлек кулланганнан соң утыручылар борчу тудыра, биш ай вакыт эчендә 107 административ хокук бозу очрагы буенча эш кузгатылган.

Иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте – машиналарның бәрелешүе булган, 182 очракның – 86 сы бәрелеш, иң күп һәлакәт була торган көннәр – ял көннәре икәнлеге ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев