Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек кызны бәрдергәннәр

Кичә, 5 октябрь көнне, шәһәрнең Ленинградская урамында юл-транспорт һәлакәте булды.

7 нче мәктәпнең икенче сыйныфында укучы сигез яшьлек кыз баланы җәяүлеләр кичүен чыкканда машина бәргән.  

Дәресләр тәмамланганнан соң, ул өенә кайтырга чыккан. Мәңгелек ут янындагы, светофор куелмаган җәяүле кичүеннән чыгып барганда, аны «Шкода» автомобиле бәрдерә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә бала очып китеп, башы белән асфальтка бәрелә.

Табиблар зыян күрүчедә баш мие селкенүе, уң яклап маңгае җәрәхәтләнү, сул бот сөяге һәм баш сөяге сыну диагнозлары куялар. Баланы кичекмәстән Чаллыга эвакуациялиләр, анда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салалар.

Җәяүле кичүендә баланы бәрдерүче «Шкода» автомобиленең хуҗасы 64 яшьлек ир кеше. 

Лениногорск ЮХИДИ начальнигы Айдар Вәгыйзов әйтүенчә, медицина тикшерүе шоферның канында алкоголь эзләре күрсәтмәгән. Аның руль артында йөрү стажы 25 ел. Соңгы өч елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка өч тапкыр тартылган булган инде.

Фото: Галия Трошкина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев