Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида ДПС хезмәткәрләре исерек шофер артыннан куганнар

ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең Степной урамы 23А йорты тирәсендә шикле ВАЗ-2114 машинасын күрәләр.


Машина юлның бер читеннән икенче читенә боргаланып хәрәкәт иткән. Юл инспекторының туктарга дигән әмеренә дә буйсынмыйча, хәрәкәт итүен дәвам иткән, хәтта качарга да теләгән. Юл хәрәкәте инспекторлары аның артыннан сәгатькә якын куган.

Шулай куышып, Үзбәк авылы янына кадәр барганнар. Монда машина кырдагы сазга баткан. Шуннан шофер автомобильдән чыгып йөгерә башлый. Тик ерак китә алмый, инспекторлар аны тотып,  кулына богау кидереп, полиция бүлегенә алып киләләр.

Шоферга карата административ хокук бозу буенча ике беркетмә төзелә. Аңа 29 яшь. Элек урлау буенча хөкем ителгән булган. Хәзер эш судка тапшырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев