Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида “Игътибар, балалар!” рейды нәтиҗәләре

Юлларда балалар катнашындагы аварияләр борчу тудыра. Кагыйдә бозучыларны ачыклау, һәлакәтләрне профилактикалау ЮХИДИ инспекторларының даими контролендә тора.



Күптән түгел “Игътибар, балалар!” рейды үткәрелде. Рейд барышында машиналарда балалар йөртү өчен махсус кресло булмаган машина йөртүчеләргә ике беркетмә төзелде. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3000 сум штраф салына. Штраф түләдем дә котылдым, дияргә түгел, баланың иминлеге өчен борчылган ата-ана, һичшиксез, автокреслода йөртергә тиеш.

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, 7 яшькә кадәр балаларны балалар креслосы каешлары белән эләктерергә кирәк. Бу машинаның үзенең каешлары олы кеше буена исәпләнгән булуы белән бәйле,  баланың муенын кысачак, ә бәрелгән вакытта муен умырткаларына зыян салырга мөмкин.

Шулай ук рейд барышында куркынычсызлык каешы эләктермәгән өчен ике беркетмә төзелде.

Моннан тыш җәүле кичүендә җәяүлене үткәрмәгән өчен бер шофер да ЮХИДИ инспекторлары игътибарына “эләкте”. Бу очракта административ штраф билгеләнә, аның күләме – 1 мең 500 сумнан 2 мең сумга кадәр.

Ильмира Гареева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев