Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида җәяүле кичүеннән электр самокатында чыгып баручы баланы машина бәрдергән

Светофорлар куелмаган җәяүле кичүләрендә, гади кешегә дә юл бирергә ашкынып тормаган машина йөртүчеләрдән игътибарларын бермә-бер арттырулары сорала. Лениногорск урамнарының берсендә килеп чыккан юл һәлакәте, нәкъ менә руль артында утыручының игътибарсызлыгыннан килеп чыккан

шәһәр урамы тыкрыкларының берсендә, чит ил машинасы белән идарә итүче электр самокатында барган балигъ булмаган баланы бәрдергән.

51 яшьлек лениногорскилы үз автомобилендә Вахитов урамыннан  Гагарин урамына таба борылганда,  шушы урамның 51нче номерлы йорт янындагы кисешүдә  электр самокатында җәяүле кичүен чыгып баручы 12 яшьлек  балага юл бирмичә бәрдереп киткән.  Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, баланың тәне сыдырылган һәм имгәнгән. Баланы хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр. Баланың да, машина йөртүченең дә бәхетенә, зыян күрүче  малай нык имгәнмәгән,  аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр

Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча машина йөртүчегә карата карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев