Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы мопед «куып» машина йөртү таныклыгысыз калган

63 яшьлек лениногорскилы авыл урамыннан мопедта исерек килеп йөреп, машина йөртү таныклыгысыз калган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның июль аенда Лениногорск районы Яңа Чыршылы авылының үзәк урамында исерек килеш мопедка утырган 63 яшьлек ир-ат тоткарлана. 

Дәүләт автомобиль инспекторы аның исерек икәнен аңлап ала. Ул элек инде бер тапкыр машина йөртү таныклыгысыз калган булган. Мопед конфискацияләнә. Ир-ат аны күпме вакыттан соң гына 5 мең сум штраф түләп ала алган.

Суд утырышында ир — ат үз гаебен таныган. Суд аңа 290 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгели һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итә.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев