Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилылар, кышкы тәгәрмәчләргә күчәр вакыт җитте

Суыта. Атна азагында һава температурасы төнлә -1 градуска кадәр төшә дип вәгъдә итә синоптиклар. Җомгадан карлы яңгырлар явуы да ихтимал. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре, баләсеннән баш аяк дип, барлык машина йөртүчеләргә дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр,...

Суыта. Атна азагында һава температурасы төнлә -1 градуска кадәр төшә дип вәгъдә итә синоптиклар. Җомгадан карлы яңгырлар явуы да ихтимал.

Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре, баләсеннән баш аяк дип, барлык машина йөртүчеләргә дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә.

Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиналарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләпләре үтәлми булып санала. Россиянең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук машинага "Ш" хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Хәер, билге булмаган очракта штраф каралмаган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев