Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Муниципаль районда 6 ай эчендә 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слабодин 2021 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. 

2021 елның 6 ае эчендә Лениногорск районы территориясендә 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 җәяүле һәлак булган, 26 кеше җәрәхәтләнгән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгуы-6 юл-транспорт һәлакәте, аларда 8 кеше зыян күргән.

2021 елның 1 яртыеллыгында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча үткәрелгән эшләр турында Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары, 11 нче гимназия директоры, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Лениногорск бүлекчәсе начальнигы, Яңа Чыршылы һәм Сугышлы авыл җирлекләре башлыклары сөйләде.

Комиссия рәисе Зөлфия Михайлова ТР Президенты Указын үтәү буенча системалы эшне дәвам итәргә, урам-юл челтәрен карап тотуда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, тизлек режимын үтәүне тикшерү өчен рейдлар үткәрергә, даими автобус, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларда пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы предприятиеләр эшчәнлегенә контрольне көчәйтергә, балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәр факты буенча тикшерүләр үткәрүне тәэмин итәргә кушты.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1997693.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев