Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Шәһәрдә машина бәрдергән хатын-кыз соңыннан хастаханәдә үлә

Авария 17 октябрьдә 17 сәгать 15 минутлар тирәсендә була.



Лениногорск ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 25 яшьлек автомобиль йөртүче югары тизлек белән хәрәкәт итеп, Тукай урамындагы җәяүлеләр йөри торган тротуарга, металл коймага килеп бәрелә. Шул урында  82 яшьлек әби була, машина тәгәрмәченә эләгә. Аны хастаханәгә озаталар, алган җәрәхәтләрдән әби үлә.

Авария булган урыннан машина йөртүче кача. Тик аны полиция хезмәткәрләре тота. Ачыкланганча, “салмыш” хәлдәге шоферның машина йөртү хокукы булмаган.

Тикшерү эшләре бара.

 

Фото: ЮХИДИ бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X