Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың
Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың: атлар, пони, ишәк, куяннар, сусар, аю. Дөрес, соңгылары берсе чучело, ә «аю» агачтан уеп ясап куелган. Әлеге гаилә янында булганнан соң, гап-гади авылда әллә ниләр майтарып була икән, дип кайттым. Гаилә хуҗасы Дамир абый (авт. кызганыч, ул эштә булганлыктан, өйдә туры китерә...
Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың: атлар, пони, ишәк, куяннар, сусар, аю. Дөрес, соңгылары берсе чучело, ә «аю» агачтан уеп ясап куелган.
Әлеге гаилә янында булганнан соң, гап-гади авылда әллә ниләр майтарып була икән, дип кайттым. Гаилә хуҗасы Дамир абый (авт. кызганыч, ул эштә булганлыктан, өйдә туры китерә алмадым) белән хуҗабикә София апа икесе дә, оста рәссамнар кебек, матур-матур рәсемнәр иҗат итәләр, рәсем сәнгатенә гашыйклар. Әлеге сәнгать төре аларны таныштырган да инде. Себердә күргәзмәдә бер-берсен күреп, шуннан язмыш җепләрен бергә бәйләгәннәр.
1994 елда Дамир абыйның туган авылы Зәй-Каратайга кайтып урнашалар. Биредә дә рәсем ясауны ташламыйлар. Өйләренең стенасын табигатьнең матурлыгын чагылдырган картиналар бизәп тора. София апа күргәзмәләр залындагы кебек, мине бүлмәдән-бүлмәгә йөртеп, эшләре белән таныштырды. «Картиналарыбыз күп иде, бүләккә биреп, азаялар», ди ул. «Бигрәк матурлар бит, берәр күргәзмәдә катнашканыгыз юкмы соң?» дим. «Узган ел клубка рәссамнар килгән иде, шунда алып бардык. Алар эшләребезгә югары бәя биреп киттеләр. Башка җиргә алып та барганыбыз, катнашканыбыз да юк», ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев