Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Кошларга дигән ризыкны әрәм иттеләр

Иртәнге сәгать биш. Мин этем Эйканы алып, дөресрәге, ул мине үзенә ияртеп, төзелеш эшләре баручы Мәхәббәт паркына алып китте.

Юлыбыз халык телендә “Ветераннар йорты” дип аталучы йорт һәм аны урап алган миләш куаклары яныннан уза.

Бик күп еллар элек утыртканнар иде. Аннан соң аларга су сибүче булмады. Кайберләре корый да башлады, җәй бик кызу иде. Бервакыт карыйм: бер олы яшьтәге ир белән хатын, чиләкләр күтәреп, су сибеп йөриләр. Алар янына барып таныштым,күптән түгел генә бу йорттагы фатирга күчкәннәр. Әмин Закир улы Ябиров белән Филһәния Фәки кызы, Ташкенттан кайтканнар. Безне уртак фикерләр, уртак истәлекләр дуслаштырды.

Әмин абый Үзбәкстанда төрле оешмаларда җитәкче булып эшләгән. Ул үзләренең катлаулы тормыш юлы үткәнлеген сөйләде, ә Филһәния апа яратып-сөеп аны тыңлый. Бу ике кешене ачы кайгы-хәсрәтләр берләштергән. Филһәния бик иртә ятим кала, 11 яшендә әтисе, 13 яшендә әнисе үлә. Туганнары ярдәмендә үсеп, укып, Урта Азиягә китә. Анда Әминне очрата, ул хатынын югалткан тол ир булган, өч улы фаҗигале рәвештә һәлак булган. Алар бергә гаилә корып, матур гына яшәп китәләр.

Филһәния апа да кияүгә чыккан булган, тик озак тора алмаганнар, үсеп килүче Асиясен алып, Үзбәкстанга килгән була. Әмин абый бу кызны үз баласыдай күреп үстерә. Аннан кияүгә бирәләр. Тик тормыш юлларында фаҗига килеп чыга: Асия һәм Иршат Ташкентта авариядә һәлак булалар. Әби белән бабай 13 яшьлек Ильмирны һәм 7 яшьлек Альбинаны тәрбияли, институтта укыталар.

Әмин абый үзенең туган ягы – Татарстанны, Сугышлы авылын сагынып яшәвенә түзә алмыйча, Ташкентны ташлап, Сугышлыга кайтып урнашалар. Башта кечкенә генә йорт алалар, аннан туганнары ярдәмендә зур йорт салып, күп төрле җиләк-җимешләр үстерәләр, йорт тирәсен дендрарийга әверелдерәләр. Олы яшьтә Хөкүмәт бүләгенә лаек булып, бу йорттагы фатирга күчәләр. Шул ук вакытта йорт янында корылыктан интегүче миләш агачларына да “җан өрәләр”. Әмин 2015 елда бакыйлыкка күчте, ә миләшләре матур булып үстеләр.

... Бүген дә юлыбыз йорт яныннан уза, ни күрим: бер өер егет-кызлар шул миләшләрнең җимешләрен ботаклары белән өзеп ашыйлар, төкеренәләр, аяклары белән таптыйлар. Миләш бит – салкын кышларда кошларга ризык! Аһ иттем, Эйкам да нык өрә. Әмир абый бу күренешне күрсә, йөрәге ярылып үләр иде. Ул бит аларны бала багып үстергәндәй карады. Минем сүзләремә бу бәндәләр: “Что вы сажали что-ли? Нам же это прекоасная закуска”, - дип көлешәләр.

Ярый әле, яшьләр агрессив булмадылар, шушы миләшләрнең тарихын сөйләгәнне тыңладылар, көлеп-кыланып тормадылар, Ленинград урамы буенча китеп бардылар. Җәй-көз быелгы мул миләшкә куанып, сокланып йөргән идем, юкка булган икән, миләшне әрәм иттеләр...

Галия Шакирҗанова.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев