Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташ ир-егетләр Лениногорск мәктәпләрендә укучылар белән очрашты

Алар югары сыйныф укучылары белән класс сәгатьләре уздырды.

 

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Муса, Руслан, Иван 7 апрель көнне мәктәп укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында мобилизацияләнгәннәр мәктәп укучыларына үзләренең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы турында, блиндажлар төзегәндә төзелеш эшләренең нечкәлекләре, төрле роталардан җыелган солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләделәр.

“Без туган яклардан килгән  гуманитар йөктәге  азык - төлекне бүлешәбез,  чиркәүгә алып илтәбез, аннан посылкаларны халык килеп ала”, - дип сөйләделәр.

Билгеле булганча, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм киткәндә, хәрбиләргә балалардан хатлар да китә. Муса укучыларга солдатлардан видеомөрәҗәгать күрсәтте, хәрбиләр анда хатларны йотлыгып укыйлар, аннан түш кесәләренә салып куялар. “Бер хат та югалмый, алар зур капчыкта саклана, кайберләрен исә үзебез белән дә йөртәбез”, - ди ул.


Мәктәп укучылары видеолар аша солдатларның блиндажда көн итүләрен күрделәр. “Блиндажлар 2-3 метр тирәнлектә казылып ясала. Анда  сигезгә якын  кеше яши. Бер блиндажда ял бүлмәсе, йоклау, ашау өчен бүлмә. Блиндаж эчке яктан такталар һәм металл конструкцияләр белән ныгытылган”, - дип сөйләде Муса.
Мондый блиндажлар төзүнең үзенчәлекле һәм уникаль системасын хәрби Руслан эшләгән. 

Хәрби Иван  икенче ел гуманитар йөкне МХО зонасына җибәрү белән шөгыльләнә. Бу миссиядән тыш, ул эзләү эшләре белән дә шөгыльләнә. Тактик көрәш буенча инструктор укучыларга бронежилет һәм ул нәрсәдән тора икәнлеге турында сөйләде. Мондый бронежилетның авырлыгы 8 килограмм, ди. 

ФОТО: Ильмира Гареева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев