Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оста директор – уңышлы мәктәп

Шәһәребездәге татар гимназиясе директоры Тәслимә Халикова шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - 55 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан очрашып, аның белән мәктәп, укучылар, тормыш турында әңгәмә кордык. - Тәслимә Рифкатовна, дистә елдан артык татар гимназиясен җитәкләү, анда татар мохитын саклау - җиңелләрдән түгелдер... - Шәһәрдә бердәнбер татар гимназиясе булуыбыз белән...

Шәһәребездәге татар гимназиясе директоры Тәслимә Халикова шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - 55 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан очрашып, аның белән мәктәп, укучылар, тормыш турында әңгәмә кордык.


- Тәслимә Рифкатовна, дистә елдан артык татар гимназиясен җитәкләү, анда татар мохитын саклау - җиңелләрдән түгелдер...
- Шәһәрдә бердәнбер татар гимназиясе булуыбыз белән горурланабыз. Безнең укучылар өлкәннәргә ихтирамлы, итагатьле булуы белән аерылып тора. Яшермим, безнең руслашкан шәһәрдә татар мохитын саклап калу җиңел түгел. Кайбер ата-аналар, БДИны да русча тапшырасы булгангадыр инде, татар теле белән ерак китеп булмый дигән фикердә. Моның ялгыш икәнен узган уку елында бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсе күрсәтеп тора. Төрле фәннәр буенча белем сыйфаты республика күрсәткечләреннән югары: рус теленнән - 63,2, математикадан - 49,2, физикадан - 51,8, биологиядән -62, географиядән 94 процент тәшкил итә. Республика күләмендә татар һәм, шул ук вакытта, рус теле буенча олимпиадаларда укучыларыбыз ел саен призлы урыннар яулый. Шунысы сөенечле: татар җанлы гаиләләр шактый. Күпчелеге шундый әти-әни баласын безгә укырга бирә дә инде. Тирә-як авыллардан йөреп укучылар да шактый. Шәһәрдә узучы татар бәйрәмнәре гимназиядә белем алучылар катнашыннан башка узмый. Мәктәп күләмендәге ата-аналар җыелышы, бәйрәмнәр татарча уза.
Быел гимназиягә капиталь ремонт ясалуга бик сөенәм. Эчке ягы гына түгел, тирә-ягы да гөлт итеп тора хәзер. Каршы якка шоп-шома, тигез итеп түшәлгән плитәләрдән район башлыгы Рәгать Хөсәеновка, төзүчеләргә рәхмәт укый-укый атлыйм.
- Хәзерге заман директоры нинди ул?
- Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньякүләм, аеруча мәгариф өлкәсенә караган яңалыклардан хәбәрдар, заманча карашлы, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер булган кеше. Компьютерда эшли белүе, Интернетта ирекле йөрүе турында әйтеп тә тормыйм. Шулай ук директорның эш күрсәткече, уңышлары урынбасарларыннан да тора. Мин ул яктан да бәхетле. Уку-укыту эшләре буенча урынбасарлар - Венера Сәмигуллина, Гөлфия Зәйдуллина һәм Ирина Алексеевага бик рәхмәтлемен. Шулай ук укытучыларның һәрберсе турында бары яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аларның һәрберсе үз һөнәренең чын остасы.
- Гимназиядә көнегез ничек башлана?
- Иртә белән укытучыларны, укучыларны каршы алырга яратам. Балаларның нинди кәеф белән укырга килүе күзләреннән күренеп тора, аңа бүген нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтә. Кәефсез, борчулы йөзле укучыларның сыйныф җитәкчеләренә: "Бүген бу балага аерым игътибар кирәк, аңа кагылмагыз", дип кисәтәм.
- Укытучы кешенең ярты эше өенә ияреп кайта, директорныкы да шулаймы?
- Укытучы булып эшләгәндә дә, бервакытта да мәктәп эшен өйгә алып кайтканым булмады. Дәрестән соң калып, планнар төзи, дәфтәр тикшерә идем. 2001 елда гимназиягә директор итеп билгеләгәннән соң борчу-мәшәкатьләре миңа ияреп кайта башлады. Гаилә әгъзалары да, үзем дә моңа өйрәнмәгән бит. Тукта, минәйтәм, болай булмый дип, үз өстемдә эшли башладым. Кич белән мәктәп капкасын чыгып киткәндә артыма борылам да: "Бүгенгә булды. Хуш мәктәп, проблемаларың белән шунда гына кал инде", дип әйтеп, бөтен мәшәкатьне шунда калдырып китә башладым. Ике-өч айдан соң, тәмам өйрәндем, мәктәп территориясеннән чыгып киткәч укытучы, директор икәнемне онытырга өйрәндем.
- Мәктәптә сез таләпчән, бераз кырысрак, ә өйдә?
-Минемчә, хатын-кыз өчен, иң беренче чиратта, гаиләсе булырга тиеш, аннары - эш. Мин - шундый. Ирем Җәдит нәрсәгә тотынса да бөтен эшнең җаен белүче, ахырына кадәр җиткерүче оста куллы кеше. Улларым да әтиләренә охшаган, "Мин моны белмим", дип аптырап тормыйлар, бөтен эшкә куллары ятып тора. Кечесе - Казанда, олысы безнең белән тора. Алар бик тәртипле булып үсте, Аллага шөкер. Ике оныгым бар, берсе Роберт III сыйныфта укый, Миланага 3 яшь.
- Актаныш кызы бу якларга ничек килеп чыкты соң?
- Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, юллама белән Бәкер башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Анда эшләгәндә Иске Шөгер егете белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Шулай итеп, бу якларда төпләнеп калдым.
- Туган ягыгызда еш буласызмы?
- Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышабыз. Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау. Алар авылда укытучы булып эшәүче энем тәрбиясендә яши. Кечкенә генә авылда яшәсәк тә, әтиебез алдынгы карашлы кеше булды. Авылда беренчеләрдән булып телевизор, безгә чаңгылар сатып алучы да ул. Без - гаиләдәге алты бала, бөтенебез дә һөнәре буенча югары белемле укытучы. Иң олы апам Роза Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр, студентларга белем бирә, докторлык диссертациясе якларга җыена. Фирая сеңлем җиңел атлетика буенча Россия һәм Европа чемпионы, Дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләре иясе. Улы белән Американың Флорида штатында яши.
- Җитәкче хатын-кыз тышкы кыяфәте белән дә сынатырга тиеш түгел бит әле. Сезгә дә бер генә дә тел-теш тидерерлек түгел...
- Хатын-кыз, аеруча укытучы, матур киенеп йөрергә, чәче, бизәнүе үзенә килешле булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки ул укучыларга үз үрнәгендә тәрбия бирә. Шулай итеп, аларны үз-үзләрен карап йөрергә өйрәтәбез.
- Гәүдәгезнең бүген дә яшь кызларныкыдай булуының сере белән уртаклашыгыз әле.
-Без нәселдә бөтенебез шундый. Әтием көрәшче, гомере буе Сабантуйларда баш судья булган кеше. Кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнеп үстек. Һәр көн иртән зарядка ясауны гадәткә керттем, кыш көне бассейнга йөрим. Үз йортыбыз белән торганга җәй көне бакчада казыну - менә дигән физкультура. Киләчәктә спорт белән ныграк шөгыльләнергә уйлыйм. Шуарга дип чаңгы, йөгерергә дип спорт костюмы, кроссовкилар, билдә әйләндерергә обруч алып куйдым. Холкым белән оптимист кеше мин. Көзгегә каршы басам да: "Мин елдан-ел матурая гына барам. Яшем барган саен исәнлегем тагын да артачак", дип үз-үземә кабатлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев