Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрбигә «Батырлык өчен» медален тапшырды

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

 

Бүген мэрия бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кече сержант Владислав Богачевка «Батырлык өчен»  медален тапшырды.

Рәгат Хөсәенов аңа батыр хезмәте, хәрби һәм гражданлык бурычын лаеклы үтәве, Ватанга хезмәте өчен тирән рәхмәт белдерде.

 Шулай ук район башлыгы Владиславның әбисенә Татьяна Богачевага  рәхмәт сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләме тапшырды.

Владислав  1999 елда Лениногорскида туган, 1,5 яшьтә ятим кала, әти-әнисе автокатастрофада һәлак булалар. Владиславны әбисе Татьяна тәрбиягә ала. 3нче мәктәпне тәмамлагач, Ставрополь президент кадет училищесына укырга керә. 6 ел укый анда. Оренбургта хезмәт итә. Аннан контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Хәрби бурычны үтәгәндә аягының бот өлешенә нык яра ала һәм  госпитальгә озатыла. Операция, дәвалану, реабилитация уза. Аннан соң янәдән иптәшләре янына хәрби хезмәткә китә.

Контракт срогы чыккач, Владислав өенә кайта. Хәзер ул Казанда яши. Тавыш яздыру студиясендә эшли, спорт белән шөгыльләнә.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2189227.htm

Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю үткәрелә. Хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә матди түләүләр һәм социаль ташламалар каралган. Тулырак мәгълүмат: Лениногорск районы хәрби комиссариаты, Шашин проспекты, 24 адресы буенча, элемтә өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе).

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев