Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби операциядә Татарстан солдатлары яңа дус тапкан

Аңа нибары 3 ай.

“Алга” батальоны хәрбиләре сөенечләре белән уртаклашты. Алар махсус хәрби операция җирлегендә дус тапкан. Кушаматы әлегә билгесез. 

-    Башка җирлеккә күченгәндә кечкенә этне зур усал этләрнең ыргылып куалавын күреп алдык. Кычкырып, аларны куып җибәрдек. Кечкенәсен күтәреп, үзебез белән алып киттек. Ашаттык. 3 айлык кына әле ул. Кызмы-малаймы икәнен белмибез. Шуңа күрә төрлечә атыйбыз. Булгар, Моська, Девочка, Волчок, Малая дип тә эндәшәбез. Кая гына барсак та ул гел безнең белән. Хезмәт иткәндә ярдәм итә. Сакта тора. Ят кешеләр якынлашса, белдертә. Иртән солдатларны уята. Бик чиста эт ул. Кычкыртсаң - үпкәли. Әмма бик тиз гафу итә, акыллы эт, - дип яза хәрбиләр.

Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң, солдатларның берсе үзе белән алып кайтып китергә уйлый. Этнең төгәл кушаматы булмагач, солдатлар нинди исем күбрәк килешер иде дип сорый. Аның язмышы турында алар алга таба да сөйләп барырга ниятли.

http://shahrichalli.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев