Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин халкы махсус хәрби операциягә маскировка челтәре үреп, үз өлешен кертте

“Маскировка челтәрен үрү эше җиңелләрдән түгел, ләкин хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен без кулдан килгәнне ничек булса да эшлибез”, - ди Мичурин авылы активисты Сания Вахитова.

Алар 4Х5 метр зурлыгындагы маскировка челтәрен куе яшел, саргылт-яшел, хаки төсләрен кушып үргәннәр. “Бу эштә иң мөһиме – төсләрне бутап, тигез озын полосалардан башка гына үрү, табигатьтәге кебек булсын”, - дип сөйли Сания Вахитова. Эш конвейер сыман бара, ди ул. “Кемдер шаблон буенча лента кисә, кемдер тукымага билгеләр төшерә”, - дип аңлата.

Маскировка челтәре үрү эшенә өйрәнү өчен башта Тимәшкә барганнар. Биредәге уңган хатын-кызларның бу эшкә остарганнар, алар 20дән артыкны үргәннәр.

Аннары тимәшлеләр: Резида Сираева, Мәдинә Гумерова, Римма Вагизова үзләре килеп, мастер-класс күрсәткән. “Җайлы гына итеп өйрәттеләр, күрсәттеләр, рәхмәт бик зур аларга”, - ди Сания ханым.

Маскировка челтәре өчен тукыманы Лениногорскидагы “Своих не бросаем” волонтер төркеме җитәкчесе Светлана Атласовна биргән. Челтәр өчен каркасларны агачтан Александр Мрясов, Фәрит Магсумов ясаган. Авыл мәдәният йортына әлеге изге эштә катнашырга дип, авылның актив хатын-кызлары килгән.

Мичуринда күбрәк олылар яши, шулай булса да, бу эштән читтә калмаганнар. Рабига Зәйнакова, Рузалия Мифтахова, Сания Галиева, Алия Зәйнакова, Резеда Шакирҗанова, Сания Вахитова, Светлана Григорьева, Любовь Иванова, Нина Иванова, Роза Ясәвиева, Галина Егорова, Маруся Игнатьева, Галина Смолькова, Елена Куракина, Гөлфия Мрясова, Мәймүнә Газимҗанова, Гүзәл Орлова маскировка челтәре үрүдә ярдәм кулы сузган.

“Без хәрби операциядә катнашучы солдатларга теләкләр теләп, тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын сорап, челтәрне үрдек. Шулай булсын иде, туктасын иде бу хәлләр”, - ди Сания Вахитова.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында җомга санында булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев