Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Төбәгебез горурлыгы

Төбәгебез горурлыгы Алтын көзнең матур бер көнендә шәһәребезнең искиткеч мәһабәт бинасында онытылмаслык очрашу булып узды. Кайда соң ул, дисезме? Талантлы шәхес Н.Кудашев исемен йөрткән балалар музыка мәктәбенең актлар залы ул! Килгән кунакларны каршы алып, залга серле моң агылды. Мәктәп укытучылары коллективыннан торган "Камертон" музыка оркестры моңы иде ул (Җитәкчеләре: музыкант-укытучы...

Төбәгебез горурлыгы

Алтын көзнең матур бер көнендә шәһәребезнең искиткеч мәһабәт бинасында онытылмаслык очрашу булып узды. Кайда соң ул, дисезме? Талантлы шәхес Н.Кудашев исемен йөрткән балалар музыка мәктәбенең актлар залы ул! Килгән кунакларны каршы алып, залга серле моң агылды. Мәктәп укытучылары коллективыннан торган "Камертон" музыка оркестры моңы иде ул (Җитәкчеләре: музыкант-укытучы А.Ямушев).

Менә шундый гаҗәеп моң астында талантлы ветеран-укытучы, 3 китап авторы Рәйсә Мәхүбрахман кызы Фәтхуллинага Россиянең гуманитар фәннәр академиясе академигы дигән дәрәҗәле исем бирү тантанасы башланып китте. Очрашуда муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Казан кунагы академик, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры, Европа - Азия Халыкара Гуманитар академиясе президенты - Энгель Ризак улы Таһировның да булуы нур өстенә нур булды.


Тәслимә Рәфыйкова, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәре

Әйе, шатлыклы да, дулкынландыргыч та минутлар...

Рәгать Галиәгъзам улы зур хөрмәт белән Рәйсә Мәхүбрахман кызына район һәм шәһәр күләмендә горурланырлык вакыйга уңаеннан, үзенең котлавын җиткерде. Бөтен гомерен, тырышлыгын балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхес - арабызда яши, илһамлана... Рәхмәт хаты тапшырып, ветеран-укытучыга сәламәтлек, озын гомер, яңа иҗат уңышлары теләде шәһәр мэры.

Академик Энгель Ризак улы Таһиров очрашуның сәбәпчесе - Рәйсә Мәхүбрахмановнага "Россиянең Мәгариф отличнигы", "Татарстанның атказанган укытучысы" исемнәренең юкка гына бирелмәгәнлеген ассызыклап, гомумән, аның укытучылык эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Укытучы һөнәрен гомерлеккә сайлап, укучыларын үз балаларыдай якын күреп, киләчәккә дөрес юл күрсәтеп эшләгән шәхес - Рәйсә Мәхүбрахман кызының иң шатлыклы көне, - дип көчле алкышлар астында аңа академик мантиясе кидерде.

Туганда ук "Тәңрем" язмышыма

"Укытучы" диеп язгандыр.

Һәм шул мәлдә керсез күңелемә,

Белем орлыкларын салгандыр...

Төбәгебез горурлыгыБу шигъри юллар нәкъ Рәйсә Мәхүбрахман кызы өчен язылгандыр кебек.

"Бик нык икеләнүләр, төрле уйлар, иң мөһиме зур теләк мине Сәетовлар нәселенең ике гасырлык тарихын язарга этәрде. Гаилә тарихы - зур тукымага язылган рәсем, анда фактлар булып: күңелле, кызганыч һәм дә кеше ышанмаслык хәлләр дә бар. Боларның барысын да теркәп, язып кую, иксез-чиксезлекне кочаклап алу белән бер", - дип яза автор үзенең "Ике гасырлык тормыш" (Жизнь длиною в два века) дигән беренче китабында. Сәетовлар нәселенең 7 буын тарихын үз эченә алган искиткеч китап нәсел шәҗәрәсеннән башланып китә. Зур тырышлык, эзләнүләр нәтиҗәсе бу.

2009 елда дөнья күргән "Онытылмас еллар" китабының исеме җисеменә туры килеп тора. "Китап - хәтер, китап - хөрмәт", - дип яза Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафик Хәмбәл улы Хәмидуллин үзенең китапка карата бәяләмәсендә.

Автор бу китабында үзе белән кулга-кул тотынып эшләгән укытучылар, интернат-мәктәптә тәрбияләнгән һәр балага бирелгән белем, җан җылысы турында дулкынланып яза.

Укытучыларын үз "әни"ләре итеп күрәсе килгән укучылар мәктәпне тәмамлап киткәннән соң да, сагыну хатлары язалар. Китапка кертелгән бу хатларны укыганда ирексездән күзгә яшь килә. Ә инде укытучыларының шатлыгын уртаклашырга кайткан Дамирәне Фәтхуллиннарның кызы дип уйлаганнар икән, бу инде "әни" дигән сүзнең зур көчкә ия булуының дәлиле.

Бүгенге көндә авторның "Язмышлар сукмагыннан" дигән өченче китабы дөнья күрде. Исемнәре китапка кергән "геройлар" турында горурланып та, дулкынланып та укыйсың. Бу геройлар залда, безнең арабызда бар иде ул көнне. Алар авторга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Кызганыч ки, очрашу мизгелләре кыска булып, әйтәсе сүзләрен күп кенә кунаклар әйтә алмый калды.

Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре тотып очрашуга килгән «Мәгълүмати-методик үзәк» директоры Галия Урманова, Балалар йорты тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дания Галиева, ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степанов һәм Рәйсә Мәхүбрахмановнаның бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары аңа исәнлек теләп, матур теләкләрен әйттеләр. Рәисә апабыз ул көнне чәчәкләргә күмелде. Якыннары чәчәк бәйләмнәрен аны каплап тормасын дип кырыйгарак, сәхнә тирәсенәрәк алып куйган иде - анда чәчәкләрдән тау хасил булып, күзләрне камаштырды.

Кичәгә Рәйсә Мәхүбрахмановнаның сигез укучысы килгән иде. Алар аның хезмәт елларын чагылдырган 43 роза чәчәге алып килгәннәр. Язучылар берлеге әгъзалары: Рәмзия Габделхакова, Таһир Шәмсуаров шигъри юллар аша җылы сүзләрен әйттеләр.

Очрашу истәлек, сөйләүләрдән генә тормыйча, җыр-моң белән үрелеп барды. Тамашачы-кунакның күзләрен яшьләндергән "Тормыш белән хушлашу" дигән мизгелне музыкаль аһәң белән тулыландырган баянчы Ринат Вилданов - чын моң иясе иде бу кичәдә.

Ветеран-укытучы, "Россиянең мәгариф отличнигы", "Өлкән укытучы", "Укытучы-методист", "Лениногорск районының почетлы гражданины" исемнәренә лаек булган Венера Закуан кызы Әхмәрова укытучы хезмәтенә югары бәя биргән Энгель Ризак улына зур рәхмәтен белдереп, бергә узган балачакларын сагынып искә алды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев Рәйсә апаның портретын язып бүләк итте. Ә инде оста итеп сөйләнгән шигъри юллары бик урынлы булды.

Залдагы күпсанлы кунаклар, ветераннар, шәһәр интеллигенциясе, укытучылар, туганнары арасында Фәтхуллиннар гаиләсенең "чәчәкләре" - балалары да бар иде. Кызлары Раушанның котлавын, уллары Айрат җырга төреп бирде. Күз тимәсен үзләренә!

Очрашуның азагында Рәйсә апа килгән кунакларга чын күңелдән рәхмәт хисләрен җиткерде Кичәне алып баручы: Сәрия Әшраф кызы Миргасыймова, Тәслимә Һади кызы Рәфыйкова, шәһәребезнең Мәдәният сарае хезмәткәрләре, шәһәр мэриясендә эшләүче Ирина Петровна Федорченконың тырышлыгының матур нәтиҗәсе, дип бәяләде.

Академик Энгель Ризак улы Таһиров һәм шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновка Рәйсә апа чиксез рәхмәтен әйтеп баш иде.

Җырчылар Миләүшә Идиятова, Ринат Вилданов, Ринат Хәбибов матур җырларын барлык тамашачыга да бүләк итеп, кичәне тагын да ямьләделәр.

Очрашу соңында Рәйсә Мәхүбрахмановнаның тормыш иптәше Урал Фатыйхович белән талгын гына вальс биюенә сокланып: "Матурлыкка чикләр юк", - дип өстисе генә калды.

Мең яшәгез, кадерлеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев