Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Зәй-Каратай авылында МХОда һәлак булган хәрби Руслан Айрат улы Маковский белән хушлаштылар

Хушлашу мәрасиме сәгать 10.00да авыл Мәдәният йортында узды.

Руслан Маковский 2003 елның 6 ноябрендә туган.  Урта белемне Зәй-Каратай авылы мәктәбендә алган. Аннары политехник колледжда автомеханик белгечлегенә укыган. Быел 8 августта Руслан  2 елга контракт төзегән һәм Мәскәү өлкәсе Истра шәһәре комиссариатыннан  киткән. Махсус хәрби операция зонасында өлкән укчы булып хәрби бурычын үтәгән. 

106 нчы гвардия Һава-десант дивизиясенең 51 нче гвардия парашют-десант полкының штурм ротасының өлкән укчысы вазифасын үтәгән. 15 октябрьдә Донецк Халык Республикасы территориясендә дошман минасына эләгеп якташыбызның гомере өзелгән.

Хәрби белән хушлашырга гаиләсе, туганнары һәм якыннары, сыйныфташлары һәм курсташлары, уку йортлары укытучылары һәм җитәкчеләре, дуслары, күршеләре, авылдашлары, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм башкалар килгән иде. 

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен вафатыннан соң Руслан Маковский Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орденны әнисе Ольга Викторовнага тапшырдылар. 

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова Ольга Викторовнаның кайгысын уртаклашты һәм: "Руслан безнең йөрәкләрдә чын батыр булып мәңгегә истә калачак”, диде.

Русланны Зәй-Каратай авылында җирләделәр.

Урыны оҗмахта булсын. Якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Руслан турында тулырак язманы “Заман сулышы” газетында язарбыз.

Фото: Ильмира Гареева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев