Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида окоп шәмнәре ясау өчен кирәкле әйберләр җыялар, шәм ясауда катнашырга мөмкин

Махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен шәмнәр ясарга җыеналар.

 

«Шьем для наших! Лениногорск» иреклеләр хәрәкәте координаторы Альбина Зарипова әйтүенчә, кайберәүләр менә мин бәйли дә, тегә дә белмим, финанс ярдәме дә күрсәтә алмыйм, ләкин файда китерәсем килә дип мөрәҗәгать итәләр. Андыйлар өчен дә эш табылган. “Без окоп шәмнәре ясарга алындык. Калай консерв банкаларына ясала ул. Хәзер чиста консерв банкалары җыябыз. Яңа һәм кулланылган шәмнәр дә, шәм төпчекләре китерсәләр була”, ди.

Шәм ясау өчен балалар ризыгы катнашмасы һәм консервлардан калган банкалар туры килә. Пыяла савытлар ярамый. Моннан тыш, банкалар чиста, юылган булырга тиеш.

Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә була. Әгәр дә ул шәмне солдат окопта кечкенә чокырга куйса, ут тышкы якка күренмәячәк. Бу солдат өчен көнкүрештә бик тә кирәкле әйбер. Әлеге шәмнәр яхшы яна һәм төтенләми.  Аларны окопларда һәм блиндажларда ризык җылыту  өчен дә кулланырга мөмкин. Фитиль өчен гофрланган катыргы кулланыла. 

«Шьем для наших! Лениногорск» иреклеләр хәрәкәтенең волонтеры Катя телеграм-каналга язганча, ул җыелган 4 килограмм шәмне агызып 12 окоп шәме ясаган. Тиздән 50 кг парафин киләчәк икән. Аннары парафинны балавыз белән кушачаклар. Димәк,  һәр лениногорскилы бу эшкә үз өлешен кертә ала, ярдәм итә ала.


Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча «Шьем для наших! Лениногорск» иреклеләр хәрәкәтенә, аның кураторына Альбина Зариповага мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8-919-621-86-26.

Гуманитар ярдәм җыю пункты: Гагарин урамы, 23А йортта (элеккеге “24 часа” кибете). Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
 Шулай ук Промышленная, 7 Б йорт адресы буенча урнашкан кибеттә тартма куелган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев