Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр.Ярмаларның яраклылык вакыты күпме?
Ашаган ризыгыбыз сәламәтлегебез өчен зыянлы булырга тиеш түгел. Аларның һәркайсының үз яраклылык вакыты бар. Әйтик, ярмаларның да ул төрлечә. Солы лачаулары («Геркулес») - 4-5 ай. Бу бигрәк тә төрле тәмләткечләр кушылган лачауларга карый. Тарының тәме 4 ай гына саклана. Дөге - 1,5 ел. Аның склад һәм кибетләрдә күпме ятканлыгын истә...
Ашаган ризыгыбыз сәламәтлегебез өчен зыянлы булырга тиеш түгел. Аларның һәркайсының үз яраклылык вакыты бар. Әйтик, ярмаларның да ул төрлечә.
Солы лачаулары («Геркулес») - 4-5 ай. Бу бигрәк тә төрле тәмләткечләр кушылган лачауларга карый.
Тарының тәме 4 ай гына саклана.
Дөге - 1,5 ел. Аның склад һәм кибетләрдә күпме ятканлыгын истә тотканда, бу вакыт арасы тагын да кыскарак. Дөгегә төрле бөҗәкләр ияләшмәсен өчен, ул саклана торган савытка берничә металл бөке яки сарымсак салып калдыралар.
Карабодайны 20 айдан артык сакларга кирәкми.
Манный - 14 ай. Ботка пешерер алдыннан аны, карабодай кебек үк, табада кыздырып алырга кирәк. Алай тәмлерәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев