Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ятимлекнең ачы сагышы

Балалар йорты... Башларына бик иртә сагыш сеңгән, күзләренә моңсулык иңгән, якты дөньяга пәйда булуга югалтуга дучар ителгән ятим балалар яши монда. Урамда көз... Сары яфраклар бөтерелә-бөтерелә җир кочагына ташлана. Күктә елмайган кояш та, тиздән кыш килер, дип моңсулана, ахры. Сагышлы карашы белән тәрәзәгә текәлгән Гүзәлнең дә күңелен шундый хисләр биләп...

Балалар йорты... Башларына бик иртә сагыш сеңгән, күзләренә моңсулык иңгән, якты дөньяга пәйда булуга югалтуга дучар ителгән ятим балалар яши монда.


Урамда көз... Сары яфраклар бөтерелә-бөтерелә җир кочагына ташлана. Күктә елмайган кояш та, тиздән кыш килер, дип моңсулана, ахры.

Сагышлы карашы белән тәрәзәгә текәлгән Гүзәлнең дә күңелен шундый хисләр биләп алган. Аның әлеге бина стеналары артында беренче генә көзне каршылавы түгел. Иптәшләрен яңа гаиләгә алалар, тик нишләптер, Гүзәлгә генә бәхет елмаймый. Чит-ят апалар килгән саен ул чәчләрен матур итеп тарап, акыллы, ягымлы булырга тырыша. Үз гомерендә "әнием, әни, әнкәй" дип эндәшергә теләп сыкрый аның җаны. Авыр чакта әни җилкәсенә башын куясы, күңелен юатасы, җылы кочакка кереп иркәләнәсе килә Гүзәлнең. Тик кая соң ул назлы аналар?! Нишләп алар үзләренең нарасыйларын җиде юл чатында ташлап калдыралар?..Әниле килеш тә ятимнәр йортында тәрбияләнүне Гүзәлкәй бигрәк тә авыр кичерә. Шулай да ул һаман көтә, кайчан да булса бәхет дәрьясына чумасына ышана. Яхшы кешеләр туры килсә, җандагы яралар төзәлер, күңелсез хатирәләр мәңгегә, гомерлеккә онытылыр төсле...

Чираттагы язлар килде. Сайрар кошлар җырларын сузды, тирә-як шау-шуга күмелде. Язлар җиткән саен, күңел дә ниндидер могҗиза булуын көтә. Әйтерсец лә, табигать уянганда адәм баласында да яңа дәрт, өмет-хыяллар туа. Гүзәл дә, башка язлардан аермалы булмаса да, бу яздан нәрсәдер өмет итә иде.

Ниһаять, Гүзәлнең тормыштагы иң зур хыялы чынга ашты - ата-ана назы аны эзләп тапты. Күптәннән әти-әни булу теләге белән янган Тәлгать абый белән Әлфия апа Гүзәлдән чын шәхес тәрбияләү максаты белән яшәделәр: таләпчән дә, шул ук вакытта ягымлы да була белделәр...

Гомер дигәнең бик тиз уза икән. Шул вакыйгадан соң 20 ел вакыт үтүе сизелмәде дә кебек. Гүзәл бу вакыт аралыгында шактый гына биеклекләр дә яуларга өлгергән. Педагогика институтын тәмамлап, үзе яраткан фән - татар теленнән танылган укытучы. Әти-әнисенең ялгышларын кабатлаудан куркып, үзе белән танышырга теләүче егетләргә дә "юк" дип җавап бирә килде. Ләкин ни дисәң дә, күңелнең нечкә кыллары яратуга, яратылуга мохтаҗ. Яшьлек барыбер үзенекен итә...

Җәйге җылы бер кичтә Гүзәл белән кара күзле, чем кара чәчле татар егете - Айбулат арасында саф сөю хисләре ярала. Чын мәхәббәт шушыдыр күрәсең, язын кавышкан пар аккошлардай, Айбулат белән Гүзәл дә гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләшәләр. Инде бәби көтәләр.

Шулай бервакыт Айбулат белән паркта йөриләр. Шул чак каршыларына алама киенгән, яхшы ук "салмыш" урта яшьләрдәге ханым килеп чыга. Хатынның: "5 сум гына булса да бирегезче, зинһар. Үләм, бик нык чирлим", дигән сүзләренә Гүзәл башын күтәрүгә, аптырашта кала. Шул мизгелдә вакыт туктап калып, шәһәрнең шау-шуы да ишетелмәс булды, әйтерсең, күптәннән бер-берсен белгән карашлар очрашты.

-Гүзәл, кызым, бу синме?

-Бәлки, миндер... Әмма синең кызың түгел. Мине тәрбияләп үстергән әнием бар. Мин сине бик озак көттем. Ничә еллар ана назына сусап яшәдем... без яшәгән йорт яныннан узып китәрсең дә, сине күрми калудан куркып, көнне төнгә ялгап, тәрәзәгә текәлеп утыра идем. Тик могҗиза төштә генә була иде шул: шунда гына син минем янга килә идең. Нишләдең соң син?! Мине - газиз балаңны хәмергә алыштырдың! Белмим, мондый хыянәтне кичерә алырмынмы!

Гүзәлнең бәхеттән балкыган зәңгәр күзләре ихтыярсыздан кайнар яшь тамчылары белән тулды. Кинәт күз алдында җимерелгән балачагы, ятимнәр йортында үткәргән соры көннәре пәйда булды. Бала күңелен ачы нәфрәт хисе биләп алды. "Мине ятим калдырырга аның ни хакы бар иде соң?" дигән уй башында бертуктаусыз бөтерелде. Карынындагы нарасые гына, әбисенә тагын бер мөмкинлек бирүне ялваргандай, тынгысызланды. Бары шунда гына Гүзәл тормышындагы иң зур хыялының гамәлгә ашуын аңлады. Ул бүген, чын-чынлап, бәхетле икән бит, нәкъ менә егерме яз элек булган кебек.

Хәзер аның теге чакта ишетә алмаган сүзләрен ишетергә, әйтелмичә калганнарын җиткерергә вакыты күп булачак! Тормышының моңа кадәр ватык булган кыйпылчыгын ябыштыру мөмкинлеге туу Гүзәлгә үз анасын гафу итүгә этәргеч булды да инде. Әнисе дә, үз чиратында, яман гадәтләрен ташларга, кешечә яши башларга сүз бирде.

"Кичерә белү сәләте - көчлеләргә хас сыйфат. Мин туачак балам өчен һәрьяклап үрнәк булырга, аның бәхете өчен барысын да эшләргә тиеш. Язмышлардан узмыш юк, ләкин гомер кәгазенә ни язылган булса да, сабыемнан гына аермасын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев