Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кышка кореяча кыяр әзерләү рецепты

Кореяча кыяр – кышка тәмле кабымлык.

Безгә 2 кг кыяр, 500 грамм кишер, 0,5 стакан шикәр комы, 50 грамм тоз, 0,5 стакан үсемлек мае, 0,5 стакан 9%лы уксус, 1 кап корейча кишер салаты ясау өчен  тәмләткечләр, 1 баш сарымсак, бераз гына әче борыч кирәк булачак.

Кыярны озынча итеп кисегез, кишерне кореяча кишер чыгара торган угычта озынча итеп уыгыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, 4 сәгатькә калдырыгыз.

Аннары стерильләштерелгән банкаларга салыгыз. Банкаларны, капкачларын каплап, тастымал җәелгән сулы табак яки кәстрүлгә куеп, суы кайнагач, 10 минут стерильләштерегез. Ахырдан банкаларның капкачларын томалап каплап куегыз.

Тәмле булсын.

http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/kyshka-koreyacha-kyyar-zerlgez

Автор: Ләйлә Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев