Иске Иштирәк мәктәбе укучысы һәм укытучысы фәнни конференциядә уңыш яуладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбе укучысы һәм укытучысы фәнни конференциядә уңыш яуладылар

Мәктәп сайты хәбәр итә.

Көзге каникулга башланыр алдыннан Чирмешән районының 2нче мәктәбендә «Туган якның экология-география проблемаларын өйрәнү» дигән зональ фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Чара Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан һәм башкаладан яшь тикшеренүчеләрне, педагогларны берләштерде. Катнашучыларның географиясе Яңа Чишмә, Нурлат, Лениногорск, Спас, Чирмешән, Бөгелмә, Сарман, Балтач, Актаныш, Питрәч һәм Кукмара районнары, шулай ук Казан иде.

 Иске Иштирәк мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Рәзинә әлеге конференциядә үзенең тикшеренү эшен яклады һәм II урынны алды. 

Фәнни җитәкчесе Галяутдинова Рушания «Туган якның экологик проблемалары» секциясендә чыгыш ясап, җиңүче булды.

  • Рәзинәне һәм фәнни җитәкчесен котлыйбыз!

 


Нет комментариев