Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кышка ташкабактан салат ясау рецепты

Бу салатны әзерләү өчен ташкабакның картая башлаганнары да ярый.

Салат өчен 1,5 кг кабыгыннан чистартылган ташкабак , 3-4 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 әче борыч, 1 чәй кашыгы кара борыч, 3 аш кашыгы шикәр комы, 120 мл үсемлек мае, 120 мл 9 процентлы уксус, яшел укроп кирәк.

Ташкабакны кисәкләргә бүләбез,  әче борыч, укроп, сарымсакны ваклыйбыз, кара борыч, шикәр комы, тоз, үсемлек мае, уксус салып, болгатып куябыз. 3 сәгатьләп торсын. Аннары салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, өстен каплап, тастымал җәелгән сулы табакка тезеп, суы кайнап чыккач, 10 -12 минут стерильләштерәбез. Өстен томалап каплап, суытабыз. Күләме 2 литр чамасы килеп чыга.

http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/kyshka-tashkabaktan-salat-yasagyz

Автор: Ләйлә Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X