Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Өч катлы пирог

Камыр өчен: 2 стакан он, 200 грамм май, су яки сөт - 100 мл, шикәр комы - 100 грамм, бер чеметем тоз һәм сода, Эчлек өчен: Күрәгә - 200 гр, Кара җимеш- 200 гр, Лимон - 2 данә (кечкенәләр),Шикәр комы - 9 аш калагы

Әзерләү: 

Майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез.

Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз.

Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә.

Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам –катлам салырга. Катламның беренче өлешенә- кара җимешне, икенче өлешенә- күрәгәне, өченче өлешенә-лимонны салырга.

4 катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2019-12-14/ch-katly-pirog-1552432

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өч катлы пирог рецепты