Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТАВЫШ БИРҮ

Лениногорскилылар иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирә

Лениногорскилылар 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә катнаша

Лениногорскидан әлеге исемлеккә:
👉Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты),

👉Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан,

👉Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты),

👉Тукай урамы буенча җәяүле өлеше,

👉Вахитов урамы буенча шәһәр скверы кергән.

Шулай итеп, Лениногорскидагы 5 объект тавыш бирүгә куелган.

‼👉👉Тавыш бирү өчен gorodsreda.tatar.ru сайтына яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә.

Анда “Опрос жителей” дигән бүлек бар. Шунда кереп, иҗтимагый киңлекләрне сайлау дигәненә басарга.

👉Аннары муниципаль районнар исемлегеннән Лениногорскны сайларга.

👉Аннары инде тавыш бирү өчен объектлар исемлеге чыгачак.

👉Шул 5 объектның берсенә тавыш биреп була. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк кеше хокуклы.

‼👉Һәр кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

‼👉Тавыш бирү 30 апрельдә төгәлләнә.

Рамия Гарифуллина фотолары

Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты).

Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан.

Вахитов урамы буенча шәһәр скверы.

Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев