Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

2021 елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан иттеләр

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2021 елны мөгезле эре терлектә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итте.

 

Ведомство башлыгы Алмаз Хисаметдинов коллегия утырышында шул хакта әйтте. «Республика лейкоздан тулысынча арынырга тиеш. Без лейкоз белән йогышлануны ел саен өч процентка киметү бурычын куябыз», — диде.

Алмаз Хисаметдинов терлекне сәламәтләндерү мәсьәләсенә җитди карарга кушты. Юкса, продукцияне сата алмаудан зыян күрүләрен искәртте. «Лейкоз белән шөгыльләнмәгән хуҗалыклар белән аерым тәртиптә эшләячәкбез», — диде.

Идарә башлыгы сүзләренчә, ел саен ветеринария хезмәте лейкозга 1 млн нан артык диагностика тикшерүләрен уздыра.

«Бүген бездә ПЦР-диагностика кулланыла. Аның нәтиҗәсендә, ун көнлек бозауның да статусын белеп, йогышлы терлекне вакытында аерып ала алабыз. Көтүлектә йогышлы терлекне сәламәт таналарга алмаштыру да баш санын киметмичә лейкоз белән көрәшне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә», — диде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев