Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алар - кыр батырлары

Сабантуйда кыр батырларын олылау – электән килгән гадәт.

Аларның тырыш хезмәте белән генә безнең өстәлдә сый-нигъмәт була. Әнә 2004 елда фермер хуҗалыгы оештырып, бүгенге көндә уңышлы гына эшләүче Илшат Харисов та: “Авыл булмаса, шәһәр дә булмас иде. Хуҗалыкта кыр эшләрен вакытында төгәлләдек. Йөз баштан артык мөгезле эре терлек, 108 гектар җиребез бар”, - ди. Илшат Харисов бүләкләнүчеләр исемлегендә иде, “хезмәтеңне күрә белсәләр, зур куаныч”, ди. Шулай ук бер төркем терлекчеләр, сыер савучылар, механизаторлар да хезмәтләре өчен акчалата бүләкләр алдылар.

Бүләкләнүчеләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын алдылар: Атлас Магизянов (“Сатурн-Урал”) – механизатор, Салих Хөббәтуллин (“Ялтау”) – механизатор, Илшат Харисов – фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Оксана Ильина (“Торос молоко”) – мастер, Сергей Карпухин (“Кошчылык фабрикасы”) – баш энергетик, Марат Таҗиев (“Август-Лениногорск”) – механизатор, шул ук хуҗалыктан Роберт Шәрипов, “Сатурн-Урал”дан Сергей Венедиктов – терлекче, Шириев Рафик (“Маркс”) – механизатор.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия булучылар: Наилә Бекенова – “Россельхозцентр”ның Лениногорск филиалы агрономы, Альбина Бикбова – авыл хуҗалыгы идарәсенең  финанс-икътисад бүлеге начальнигы. Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына “Хәбибуллин Ф.З” хуҗалыгының бозау караучысы Эльвера Хәлимова лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X