Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Август-Лениногорск”: актив үсеш елы

Районга “Август-Лениногорск” агрофирмасы шушы елның апрель аенда килде. Аграр предприятие территориясендә зур үзгәрешләр бара, объектлар төзелә. Компания нинди нәтиҗәләр белән елны төгәлли, бу хакта генераль директор Ирек Ягафаров сөйли.

 

 

-    Ирек Фидарисович, ел ничек үтте?
-    Ел вакыйгаларга бай булды. Апрельдә чәчүне башладык. Яңа заманча техникалар ярдәмендә чәчүне кыска срокта тәмамладык: язгы бодай, борчак, арпа, көнбагыш чәчтек. Игеннәр кырда үскән арада, тиз вакытта булачак уңышны кабул итәргә әзерләнергә кирәк иде. Керкәле комбиазык заводы территориясендә моның өчен ашлык киптерү комплексы һәм үлчәү лабораториясе  төзелде. Саклауга 50 мең тонадан артык продукция куелды: 46 мең тонна бөртекле-кузаклылар һәм 5 мең тонна быелгы уңыштан көнбагыш салынды. Продукциянең бер өлешен герметик зур капчыкларга салдык.
Киләсе елда ашлык киптерү комплексының икенчесен төзергә җыенабыз. Керкәле икмәк кабул итү предприятиесенең көче сәгатенә 100 тоннага җитәчәк һәм булачак уңышны киптерү, саклау буенча тулысынча безнең ихтыяҗны каплаячак. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын киңәйтү буенча да планнар бар.

- Сезнең предприятие базасында терлекчелек үсеш алачакмы?

-    Бу юнәлештә эш алып барабыз. Хәзерге вакытта “Ялтау” сөтчелек фермасын реконструкцияләү бара. Савым сыерлары – 550 баш, алар ирекле рәвештә тотыла. Мул сөтле таналар сатып алырга уйлыйбыз. Барлык эшләрне тәмамлагач, “Ялтау” сөтчелек-товарлык фермасында тулаем сөт җитештерү тәүлегенә 17 тоннага кадәр булыр.

-    “Август-Лениногорск” җәмгыятенең җир мәйданнары күпме?

-    25 меңгә якын. Җирнең бер өлеше арендага алынган. “Август-Агро” компаниясе эшчәнлеген алып баручы башка районнар үрнәгендә, без ышанычлы һәм тотрыклы булуыбызны таныттык. Һәрвкыт вакытында аренда түләве башкарыла – якларның килешүе нигезендә ул яисә акчалата, яисә әзер продукция белән түләнелә. Пайчылар белән мөнәсәбәт ачыктан-ачык һәм гадел. Арендага бирүчеләргә каршы барабыз һәм кешеләр бу турыда белә. Җыелышлар үткәрәбез, пайчыларның фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Аннан барлык якларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәбез. Сүз уңаеннан, җир пайларын да, милектә булган җир участокларын да яхшы бәядән сатып алырга әзербез.

-    “Август-Лениногорск” җирләрне башка төрле эшкәртә диләр, бу шулаймы?

-    Без җир ресурсларына сакчыл карыйбыз, яңа фәнни тикшеренүләргә таянып эш итәбез. No-till технологиясе (сөрмичә) туфрак өчен иң сакчыл. Без техника белән аз үтәбез һәм шунлыктан туфрак катламы структурасы бозылмый. Туфрак катламы өстендә мүлчә калдырабыз, ул озакка сузылган корылык вакытында да дымлылыкны  саклый. Туфракта органика җыела һәм уңдырышлылыкка, культураларның азык сыйфатына уңай йогынты ясый. Мондый фәнни яктан дәлилләнгән эшләр, беренчедән, экологияне яхшырта, икенчедән, икътисади яктан исбатланган.

-    Химик препаратлар кулланылачакмы? Сезнең инвестор – үсемлекләрне яклау чаралары җитешерүче бит?

-    “Август” фирмасы – үсемлекләрне саклауның химик чараларын җитештерүче җәмгыять. “Август”ның подукциясе халыкара стандартларга җавап бирә, дөнья базарында аларга сорау бар. Әйдәп баручы галимнәр тарфыннан уйлап табылган югары сыйфатлы препаратлар алар. Препаратларның сыйфаты заманча лабораторияләрдә барлык этапларда да тикшерелә: чималны кабул ителүдән алып фасовкалауга кадәр. Бездә җитештерелгән продукция шулай ук җитди лаборатор контроль уза. Без барысын да фән буенча эшлибез, үз эшенең остасы булганнардан консультация алу мөмкинлегебез бар.

-    Сезнең предприятие коллективы елны нинди кәеф белән төгәлли?

-    Безнең кәеф яхшы, оптимизм белән яшибез һәм яңа чакыруларга әзер.

 

реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X