Яшәү яме.
Шушы көннәрдә Керкәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әнисә Шәрип кызы Габдрахманова үзенең юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте.
Сугыш чоры авырлыгын балачак җилкәсе белән татыган Әнисә әби бүгенге тормышка канәгать калып, яшәү ямен югалтмыйча кызы тәрбиясендә гомер итә. Күңел күтәренкелеген җуймый. Кул эшен дә ташламый, хәтта оекбаш һәм бияләйләр бәйләп, махсус хәрби операциядәге солдатларга җибәргән.
Юбилярны 95 яше белән авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов котлады, РФ Президентының Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Әбигә исәнлек, тыныч тормыш теләде.
Әнисә Шәрип кызы 1931 елның 1 ноябрендә Тукмак авылында дөньяга килгән.
Аның мәктәп еллары Бөек Ватан сугышы башлану һәм тәмамлану елларына туры килгән. Мәктәп укучылары олылар белән бергә Тукмак авылының “Байрак” колхозында эшләгәннәр. “Язгы чәчүдән башлап, урак тәмамланганчы кырда идек, куна калып, тырышып эшләдек”, - дип искә ала Әнисә әби.
Шулай ук “Байрак” колхозында яшелчәчелек бригадасына эшкә җибәргәннәр. Анда яшелчә утаганнар. “Эш өчен балаларга түләмиләр иде, план үтәү өчен көч куйдык. Эшләмичә дә булмый. Гаиләдә без 4 бала үстек. Мин иң олысы идем. Әнигә 4 балага 4 сум бирәләр иде. Ул елларда халыкны салым түләттереп интектерделәр. Тавыклардан, сыердан салым түләргә иде”, - ди ул.
Гаилә тырыш булган, бакча тотканнар, кышын үзләре үстергән бәрәңге белән тукланганнар. Ә язга таба ул да беткәч, кырдагы черегән бәрәңгене җыеп йөргәннәр.
Әнисә әби Тукмак авылында 4 классны, аннары Керкәледә 3 классны тәмамлаган.
Мәктәптән соң “Байрак” колхозында эшли. 1952 елда Керкәле авылының Әкрәм Габдрахман улына кияүгә чыга. Биредә фермада, сыер савучы булып эшли башлый. Ә 1964 елда күкрәк баласын тотып, Чита шәһәренә эшкә китәләр. Анда да совхозда сыер сава. Шулай да туган як сагындыра, 1968 елда янәдән Керкәлегә кайталар.
Шөгер хастаханәсендә санитарка булып эшләп ала, аннары Шөгер нефтебитум заводына керә. 1977 елдан Керкәле авылының “Ярыш” колхозында башта төрле эштә хезмәт итеп, аннары пенсиягә чыкканчы, сыер савучы булып, фидакарьләрчә авыл җирендә көч куя.
Ире Габдрахман абый белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Тырыш, гадел, намуслы, уңган, хезмәтне яратып яшәгән Әнисә әби. Балаларында да шул сыйфатларны тәрбияләгән. Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән ул. Шулай ук орденнар да аның – үткән еллар нәтиҗәсе.
Нет комментариев