Заман сулышы

Авыл башлыгы булу җиңелме

Җирле үзидарә эшчәнлегендә, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүчеләргә законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр, яңалыклар белән еш очрашырга туры килә. Барысын да белеп-өйрәнеп өлгерергә кирәк. Әнә шул максатны күздә тотып, дәүләт хезмәткәрләре өчен республика муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан семинар-укытулар уздырыла. Шушы көннәрдә бездә алты район: Баулы, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Лениногорск...

Җирле үзидарә эшчәнлегендә, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүчеләргә законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр, яңалыклар белән еш очрашырга туры килә. Барысын да белеп-өйрәнеп өлгерергә кирәк. Әнә шул максатны күздә тотып, дәүләт хезмәткәрләре өчен республика муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан семинар-укытулар уздырыла.

Шушы көннәрдә бездә алты район: Баулы, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Лениногорск авыл җирлекләре башлыклары катнашында зональ семинар үтте.

- Быел Россиядә җирле үзидарә оешуның 10 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Үзидарә система буларак, үзен аклады, - ди республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров семинарны ачып. - Шушы дистә ел эчендә күп нәрсәләр эшләнде. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан да җирле үзидарәгә
зур игътибар бирелә. Кризис булуына карамастан, һәр авылда республика программасы буенча нәрсә дә булса төзелеп тора, - ди ул.

Минсәгыйть Закирович әйтүенчә, авылларга бүленүче грантларның да ярдәме зур, шулай ук
җирле үзидарәләр өчен төрле конкурслар каралган, "Муниципаль хезмәт өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен" мактау билгесе булдыруга да ирешелгән. Үзара салым системасын аерым әйтмичә мөмкин түгел. Шуның хисабына авылларда төзекләндерү эшләре башкарыла. Беренче елларда Татарстандагы 40 авыл җирлеге генә катнашкан булса, хәзер аларның саны 800гә җиткән. Узган ел республикада 122 миллион сум үзара салым акчасы җыелган. Билгеле булганча, Татарстан Хөкүмәте 1 сумга 4 сум итеп кайтара, димәк, республикага 488 миллион сум бүлеп бирелгән.

-Җирле үзидарә үсешендә халык үзе катнашырга тиеш, шул очракта гына нәтиҗәсе була, - ди Совет рәисе. 21 апрельдә билгеләп үтеләчәк Җирле үзидарәләр көне уңаеннан котлавын да җиткерде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның үсеш юнәлешләре турында сөйләп үтте, юллар, сулыклар буенча эшлисе эшләр барлыгы хакында да әйтте.

Семинарда республиканың төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре җирле үзидарәләрне көн саен диярлек борчып торган сорау-мәсьәләләрен аңлатты, үзгәрешләрне яктыртты, агымдагы эшчәнлеккә анализ ясап, беренчел бурычларны билгеләде. Мәсәлән, финанс министры урынбасары Оксана Кисапова бюджетара трансферт турында, җир салымы буенча булган үзгәрешләрне сөйләде. Быел грантларга 104 миллион бүленгән, димәк, әнә шуның кадәр авыл 1 миллион сум күләмендә грант алачак дигән сүз. Финанс өлкәсеннән булгач, авыл җирлеге башлыкларын хезмәт хакы артмыймы дигән сорау кызыксындырды. Ул 2016 елда арту каралмаган дип җавап бирде. Премияләр бирелү турында Татарстан Президенты хәл итә икән, әлеге җавап та "җылытырлык" булмады.

Реклама

Авыл халкының эшкә яраклы активын үстерү юлларының берсе итеп кече формадагы гаилә фермалары, дип саный республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов. Алар өчен махсус льготалы кредитлар бирү программасы 2006 елдан эшли. Узган ел, мәсәлән, республикада 688 кредит рәсмиләштерелгән. Тик елдан-ел шәхси хуҗалыкларда мал саны кимүен әйтте министр урынбасары. "Биредә халыктан сөт сатып алу бәясе дә үзенекен итәдер, бу сорауны хәл итәсе бар", дигәч, зал килешеп, кул чапты. Слайдта китерелгән саннарга карасаң, реализацияләү бәяләре төрлечә: Азнакай, Ютазы, Лениногорскида 14-14,5 сум. Ә менә Баулыда 18 сумнан җыялар икән. Шәхси хуҗалыклар өчен бирелүче субсидияләр дә мал тотарга бераз стимул бирә, дигән фикердә тора ул.

Розалия МОСТАФИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: