Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл рәисе

Шөкер, әле арабызда миннән киткәнче - иясенә җиткәнче, дип көн итмәгән, авылы, иле алдында, намусына хыянәт итмичә җаваплылык тоеп гомер сөргән асыл затлар бар. Шундыйларның берсе - Мөэмин-Каратай авылы кешесе Рәис ага Сәхапов 70 яше тулган мәлдә дә авылдашларына терәк рәвешендә яшьнәп яши бирә. Рәис Харис улы Сәхапов 1941 елның...

Шөкер, әле арабызда миннән киткәнче - иясенә җиткәнче, дип көн итмәгән, авылы, иле алдында, намусына хыянәт итмичә җаваплылык тоеп гомер сөргән асыл затлар бар. Шундыйларның берсе - Мөэмин-Каратай авылы кешесе Рәис ага Сәхапов 70 яше тулган мәлдә дә авылдашларына терәк рәвешендә яшьнәп яши бирә.


Рәис Харис улы Сәхапов 1941 елның 22 октябрендә Мөэмин-Каратай авылында, крестьян Харис гаиләсендә туа. Харис абый белән Зәкия апаның биш куаныч-шатлыгы, биш борчуы - Камилә, Фәһимә, Рәис, Мөгаллимә, Фәния шул заман балаларына хас авырлыкны, кыенлыкны татып үскәннәр.

Рәис 1949 елда тау битендә урнашкан авыл мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Директоры аның хәтеренә утны-суны кичкән фронтовик, сугышчан батырлыгы өчен байтак орден-медальләр белән бүләкләнгән, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Мөкатдис Шәрәпов хәрбиләрчә кырыслыгы, таләпчәнлеге, шул ук вакытта гаять кече күңелле, киң, тирән белемле мөгаллим рәвешендә кереп калган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Рәис белем алуны данлыклы Иске Шөгер мәктәбендә дәвам итә. Ул чакта биш параллель сыйныфта 155 бала укыган!

Егерме яшендә егетне армия сафларына алалар. Рядовой Сәхаповка хезмәтен тулысынча үтәргә туры килми - Мөэмин-Каратайда янгын чыгып, өйләре яну сәбәпле, вакытыннан алда демобилизацияләнә.

Аннары инде хезмәт баскычлары буйлап менү чоры башлана. 1962 - 1965 елларда туган авылында физкультура укыта, гаҗәеп гүзәл табигатьле Яңа Үтәмеш башлангыч мәктәбендә директор, мөгаллим булып эшли. 1971дә читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый.

Мөстәкыйль фикер йөртүче, оештыру сәләтенә ия Рәис Сәхаповны 1985 елда Иске Иштирәк авыл советы рәисе итеп сайлыйлар, башлангыч партия оешмасын җитәкләүне ышандырып тапшыралар. 1989-1997 елларда - "Маяк" колхозы рәисе, 1998дән алып 2002 елга кадәр - Шөгер ипи заводы директоры. Җәмгысе 36 төр камыр ризык җитештергән ипи заводына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килә, тынгысыз Рәис Сәхаповның, яңалыкка омтылучы хезмәткәрләрнең эшенә югары бәя бирә.

2002-2009да күмәк фермер хуҗалыгы оештыра. Кырык елга якын хезмәт чорында ирешелгән уңышлары шактый күп. 1987 елда Татарстан Республикасы авыл Советлары арасында барлык күрсәткечләре буенча икенче мактаулы урынны яулау, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен "Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы" исеменә лаеклы дип табылу, күпсанлы бүләкләр, Мактау кәгазьләре, дипломнар бизи аның узган тормыш юлын.

Теге яки бу шәхес турында язып, аның гаиләсе хакында бәян итмәсәң, зур хилафлык булыр иде. Әнә шул Яңа Үтәмештә укытканда ул мәңгелек ярын - сылу кыз Минзиләне очратып, матур, үрнәк гаилә корып җибәрделәр. Нараттан хан сараедай йорт-җир күтәрделәр. Рәис абый белән Минзилә апай җил-яңгыр тидерми өч бала тәрбияләп үстерде. Зөлфиясе гаиләсе белән Чаллы каласында яши - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Ел укытучысы" дәрәҗәсенә ия. Уллары Илшат "Контакт-С" җәмгыятендә баш инженер, төпчекләре - Фиалка исә Лениногорск нефть техникумының ана теле мөгаллимәсе, югары категориягә ия белгеч.

Рәис абый белән сәгатьләр буе авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында гәпләшеп утырган бар. Авыл, аерым алганда Мөэмин-Каратай, Татарстан картасыннан алып ташланмасын өчен кендек каны тамган салада үзе җиң сызганып авыл Советы булдыруга зур өлеш керткән шәхес илнең бердәнбер көнне чәчәк атачагына җаны-тәне белән ышана 70 яшьлек ил агасы. Тик кул кушырып ятырга түгел, бай тарихлы, гүзәл табигатьле авылны хәзерге мәлдә күз карасыдай сакларга, җирле үзидарә белән берлектә бердәм булып яшәргә чакыра хезмәт ветераны.

Озак еллар рәислек камытын тарткан, бүгенге көндә ветераннар советы рәисе, менә дигән заманча "Минзилә" кибете төзеп авылдашларын азык-төлек, башка көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин иткән Рәис Харис улы Сәхапов гомер бәйрәмен өмет, рухи күтәренкелек белән каршы ала. Аңа һәм Минзилә апайга ныклы сәламәтлек телисе килә. 44 ел янәшә атлаган, тату, үрнәк гаиләнең калган яшәеше дә пар канатта узсын. Балаларының, оныкларының, оныкчыкларының яратуын, авылдашларының хөрмәтен тоеп елмаеп яшәсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев