Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл яшьләре өчен «Яшь фермер» проекты гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк. «Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла....

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк.


«Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Аның оештыручысы - "Россия авыл яшьләре берлеге" гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы. Уенның бурычлары - укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру.

Дүрт ел эчендә уенда 41 аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда «Яшь фермер» проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.

Уенның федераль этабын уздыру, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев