Заман сулышы

Авылымда җиңү бәйрәме

Мин һәйкәл каршында басып торам. Баш очымда сыңар болыт та күренми. Аяк астында май аеның җылы имин туфрагы. Мин - фронтовик баласы. Кояш бүген нигәдер артык мул елмаеп, күзләрне чагылдыра да, кул үзеннән-үзе кесәдәге кулъяулыкка үрелә... Күңелдә: "Алар без тыныч илдә ирекле яшәсен өчен барын да эшләделәр. Алар дөньяны башка...

Мин һәйкәл каршында басып торам. Баш очымда сыңар болыт та күренми. Аяк астында май аеның җылы имин туфрагы. Мин - фронтовик баласы.


Кояш бүген нигәдер артык мул елмаеп, күзләрне чагылдыра да, кул үзеннән-үзе кесәдәге кулъяулыкка үрелә... Күңелдә: "Алар без тыныч илдә ирекле яшәсен өчен барын да эшләделәр. Алар дөньяны башка бер ил, дәүләт тә җиңә алмас фашизмнан коткардылар", дигән уй кала.
Чыннан да, фашизмны тар-мар итүнең 67 ел тулган иртәсе аяз көн белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова, Мөэмин-Каратай ветераннар советы Рәис Сәхапов, бүгенге көндә дә безне куандырып, арабызда көн иткән 3 сугыш ветеранын, тылда фидакарь хезмәт белән җиңүне якынайткан әниләрне, әбиләрне, газиз әтиләр калдырган солдат балаларын Җиңү көне белән тәбрикләде, яуда башын салган каһарманнарны барлады.
2012 ел, белгәнебезчә, тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Ә бу исә, иң беренче чиратта, хәтерләрне яңарту, авыл тарихларын нәшер итү, яшь буынга чын максатын куя. Аерым алганда, Җиңү көнен тизләтүдә фидакарьлек үрнәге күрсәткән хатын-кызларга, районыбыз авылларында гомер иткән тол аналарга багышланган һәйкәлләр тудыру хәрәкәте башланды. Рәис Сәхапов әлеге изге гамәлне Мөэмин-Каратайда да тормышка ашыру кирәклеген, моңа тәнендә җаны бар бөтен кеше катнашырга тиешлеге хакында бәян итте. "Лениногорская"агрофирмасы" генераль директоры урынбасары Илдар Гыйззәтуллин да тантанага җыелганнарны елмаюлы күз яше белән сугарылган бәйрәм белән котлады, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен күчтәнәчләр белән сөендерде. Бергә аралашып көн итәргә чакырды. Шәһәрдән килгән хакимият вәкиле, Лениногорск урман хуҗалыгының баш урманчысы Салих Фазлирахманов та үз чыгышында җиңүнең җиңел бирелмәве, яуның 1 мең 418 көнгә сузылуын билгеләп үтте, тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген искәртте, өлкәннәргә бәхетле картлык, бала-оныкларының аларны даими кайгырту-яратуын теләде. Мәгънәле шигырьләр, сугыш чоры җырлары, балалар чыгышы тәэсирле кичерешләр уятты, чәчәкләргә күмелгән һәйкәлгә карау күңелле дә, авыр да иде...
Митингтан соң бар халыкны Мәдәният йортына чәй табынына җыеп кердек. Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан, хәзерге вакытта Иске Шөгер авылы мәчете имамы Дамир хәзрәт үз матди ярдәме белән чәй табыны хәстәрләгән иде. Күрсәткән игелекле гамәле аңа саваплар рәвешендә барып ирешсен! Тәмле чәйдән соң авыл башындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына оештырылган малайлар, яшүсмерләр катнашында футбол уенын карадык. Яшь футболчыларны бүләкләү өчен матди ярдәм күрсәткән Хәмзә Шәйхетдиновның иңнәреннән кочып: "Сездәй кешеләр күбрәк булсын иде", - дип рәхмәтләр ирештерәсе килә.
Кайтышлый һәйкәл янында нидер сөйләшеп торган, бүгенге көнгә кадәр әтиләрен яу кырыннан көткән, чәчләренә иртә бәс сарган солдат балаларына игътибар иттем. Хөкүмәтебез балачагын, яшьлеген сугыш йоткан, әтиләрсез үскән бу буынга соң булса да тиешле хөрмәт күрсәтсен иде!

Теги: ќићњ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: