Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2021 елдан  авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.

 

Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынтык суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.

Кагыйдәләрдә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда персоналның хезмәт иминлегенә, җитештерү биналарына һәм эш урыннарына, АПКда технологик процессларга карата таләпләр, шулай ук чимал, материаллар, әзер продуктлар һәм калдыклар  ташуга карата таләпләр бар.

Әйтик, теплицаларда һәм парникларда барлык төр эшләрне башкарганда, өйдә кияргә яраклы йомшак табанлы аяк киемендә йөрү тыела. Яки, мәсәлән, мал сауган вакытта хезмәткәрнең кайсы яктан торырга тиешлеге күрсәтелгән.

Яңа кагыйдәләрдә, алдагысы белән чагыштырганда, АПК өлкәсе хезмәткәрләренең тиешле хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә ирешү механизмнары яңадан карала. Моннан тыш, алар  юнәлешле алым кертүне күздә тота, шулай ук "регуляторлы гильотина" принцибын исәпкә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев