Заман сулышы

Җайланмаган эш юк

Үткән атнада авылларда халык ел буена көтеп, авыл җирлекләре бик озак әзерләнеп килгән исәп-хисап җыелышы, ягъни авыл җыены башланып китте. Иске Иштирәк авылында үткәнендә без дә булып кайттык. Монда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Шулай ук төрле хезмәт вәкилләре дә килеп, аларга теләгән соравыңны бирергә була иде. Гадәттәгечә,...

Үткән атнада авылларда халык ел буена көтеп, авыл җирлекләре бик озак әзерләнеп килгән исәп-хисап җыелышы, ягъни авыл җыены башланып китте. Иске Иштирәк авылында үткәнендә без дә булып кайттык.

Монда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Шулай ук төрле хезмәт вәкилләре дә килеп, аларга теләгән соравыңны бирергә була иде. Гадәттәгечә, беренче сүз авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитовка бирелде. Ул авылның икътисади, социаль хәлен бәян итте. Иске Иштирәк авыл җирлегендә 1 мең 337 кеше яши икән. Шуларның 339ы пенсия яшендә, эшләүчеләре 717 кеше. Барлыгы 480 хуҗалык саналса, шуның 327се - шәхси хуҗалыкта мал асрап яши, ә калганнары бары тик дача буларак кына исәпләнә. Иске Иштирәктә демографик яктан хәл әлегә уңай. Шулай була күрсен. Балалар бакчасында 49 бала тәрбияләнсә, тагын 43е чиратта тора! Узган елда 16 бала туган. Мәктәптә 125 бала аң-белем ала. 2011 ел дәвамында 6 пар яңа гаилә корган. Ә күңелсез саннарга килгәндә, аерылышучылар - 4 пар, бакый дөньяга күчүчеләр - 24 кеше.
Иске Иштирәктә сөенечле күренешләрнең берсе - мөгезле эре терлекнең кимемәве. 2010 елда - 166 баш булса, 2011 елда 180 башка җиткән, шуның 95е - сыерлар. "Мөгезле эре терлекнең артуына дәүләт тарафыннан бирелгән субсидиянең уңай йогынтысы булды. Мал асрарга теләүче яшьләр өчен хәзер мөмкинлекләр күп. Дәүләт махсус шуның өчен аз процентлы кредитлар бирә. 2011 елда безнең авыл җирлеге буенча дүрт хуҗалык 320 мең сум күләмендә шундый кредиттан файдаланды",- дип сөйләде Нашат Әхәтович.
Һәр авылда су проблемасы булган кебек, ул Иске Иштирәкне дә читләтеп үтмәгән. Су линияләре иске, торбалар черек булганлыктан, берничә урамда аварияләр килеп чыккан.
Ремонт эшләренә халыктан акча җыйганнар. Күбесе бу эштә ярдәм итүен иткән, ләкин тискәре фикер йөртүчеләр дә, авыл җирлегенә карата начар сүз әйтүчеләр дә юк түгел икән.
Газ һәм ут линиясенә, торак йортларга куркыныч тудыручы карт тал һәм тирәк-агачларның бер өлеше киселсә дә, бу тармакта эшлисе эшләрнең байтак булуын билгеләп үтте ул.
Нашат Мәҗитов тагын бер проблемага тукталды: ул да булса - эчүчелек.
- Авыл җирлеге буенча яшьләрнең эчүчелеккә бирелеп, беркайда да эшләмәүләре, ир-атларның гына түгел, хәтта эчүче хатын-кызларның да күбәюе күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә җинаятьчелек, бигрәк тә урлау арта, -диде ул.
Рәгать Хөсәенов чыгышында шәһәр һәм район хәлләрен яктыртты. Халыкның сорауларына җавап бирде. Эчке эшләр бүлегеннән килгән хезмәткәр: "Участок полициясе белән берлектә эшләсәгез, ике як өчен дә файдалы булыр иде, сезнең тарафтан мәгълүмат бирүегез, аңа нык ярдәм булачак", диде.
Җыенда "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте директоры Солтан Шәйхуллин да катнашты. Ул Иске Иштирәктә 600 савым сыерына, мең баш терлеккә дип исәпләнгән ферма төзү планнары белән уртаклашты. Пай җирләренә дә уңыш биргәннәр. Бу хакта Н.Мәҗитов та чыгышында әйтеп үтте: "Безгә моңа кадәр пай өлешләре өчен бернинди түләү булмады. Аренда өчен авыл хуҗалыгы продукциясе белән исәп-хисап ясаганнары өчен агрофирма җитәкчеләренә рәхмәт", диде ул.
Авыл халкы сораулар белән бик нык борчымады, тыйнаклык саклаулары идеме? Зират, суга кагылышлы берничә сорау гына яңгырады. Шулай ук рәсмиләштерелмәгән җирләр турында мәсьәлә кузгатылып, залдагы берничә өлкән кеше: "Безнең әниләребез колхоз өчен тир түккән, хәзер җир дә жәлмени?" дип үпкә-борчуларын белдерде.
Әйе, авыл проблемасыз яши алмый, шул мәсьәләләрне кузгаткан кешеләр дә үз яшәешләре өчен кайгырта, сала язмышына битараф түгел, дип уйлап куясың.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: