Заман сулышы

Барыбыз да монда киләчәк...

Зәй-Каратай авылында бик күп еллар инде күркәм традиция яшәп килә. Яз һәм көз авылыбыз зиратларында өмәләр оештырыла. Чөнки мәрхүмнәрнең каберләрен барлау, аларны пөхтәлектә, чисталыкта тоту - без исәннәрнең изге бурычы. Каберлекләрдә чынлап та күмәк эшли торган эшләр күп: картайган агачларны, чытырманлыкка әверелгән куакларны кисәсе, корыган үләннәрне, ел буе җыелган буш...

Зәй-Каратай авылында бик күп еллар инде күркәм традиция яшәп килә. Яз һәм көз авылыбыз зиратларында өмәләр оештырыла. Чөнки мәрхүмнәрнең каберләрен барлау, аларны пөхтәлектә, чисталыкта тоту - без исәннәрнең изге бурычы.


Каберлекләрдә чынлап та күмәк эшли торган эшләр күп: картайган агачларны, чытырманлыкка әверелгән куакларны кисәсе, корыган үләннәрне, ел буе җыелган буш буяу банкаларын, пумалаларны, пычрак бияләй һәм чүпрәкләрне, ясалма чәчәкләр һәм венокларны, пластик шешәләрне, кирпеч ватыкларын җыештырып түгәсе була. Авылдашларыбызның күбесе тирә-як шәһәрләрдә эшләп яшәгәнлектән, бу өмәләрне авыл советы, аксакаллар ял көннәренә туры китерергә тырыша. Чөнки нәкъ шушы көннәрдә алар үзләренең туган авылларына, әти-әниләре нигезенә - «дачаларына» гаиләләре белән җыелышып кайта.
Кызганыч, бу өмәләргә, нигездә, бер үк кешеләр йөри. Югыйсә, анда чит авыллардан түгел, үз кешеләребез җирләнгән. Бу, беренче чиратта, аларның рухын хөрмәтләү булыр иде.
Бу өмәләрдә Рәшит Сөнгатуллин, Мөҗәһит Вәлиев, Хәмзә Гыйззәтуллин, Марс Бәдретдинов, Барый Нуретдинов, Атлас Якупов, Сәлим Нәбиуллин, Гәрәй Ямаев, Гыйльметдин Сәхапов, Сәгыйдулла Гыйззәтуллин, Әсхәт Ширмәнов, Рәис Харрасов, Сәлимҗан Галиев кебек 70-80 яшьлек авыл агайларыннан тыш, Фәнил Низамов кебек мәктәп укучылары да актив катнаша. Быел өченче зиратта үткәрелгән өмәдә үзләренең шәхси транспортлары белән Насих Насыйбуллин, Заһит Шәрипов, Нәфис Ямаев, Илдар Фәхриев нык ярдәм итте.
Өмәне оештыручы, авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов: «Зиратны тәртиптә тотуда катнашкан авылдашларыма, мәчет имамы Әсгать абый Гыйрфановка, зиратны карап торучы Хатыйп абый Рафиковка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен. Таза-сау булып, булган мөлкәтләренең игелеген күрсеннәр. Яшьләр тәүфыйклы балалар үстерсеннәр, картлар - үстергән балаларының хөрмәтендә яшәсеннәр», - дип рәхмәтен әйтте.
Кулыма каләм алгач, авыл зиратлары турында да язып үтәсем килде. Алар - Зәй-Каратайда өчәү. Бу - авылның шактый зур тарихы барлыгын гына түгел, ә барлыкка килгәннән бирле бик нык үсүен, һаман да киңәя баруын күрсәтүче дәлил. Зиратлар, гәрчә әрвахлар ята торган урыннар гына булсалар да, безгә бик күпне сөйли алыр иде. Беренче һәм икенче зиратлар күптән инде яшел чирәм, каен, карагай агачлары белән капланды.
Аларның беренчесе, ягъни авылның көнбатыш ягына урнашканы - иң борынгысы. Берәүләр бу зиратка, архивта сакланган рәсми документларга таянып, 300 ел дисәләр, авылларның утыру вакытын билгеләгәндә башка юл белән баручылар, аның яшен 500 елдан да ким түгел, ди. Узган гасырның 80 нче елларында авылның тарихы белән кызыксынучылар биредәге кабер ташлары буенча тикшерүләр үткәргән иде. Моның, әлбәттә, логик нигезе бар: авыл башлангычын тарихчылар, гадәттә, кабер ташларыннан эзли. Юкка гына халкыбыз телендә: «Кабер ташы - хәтер сагы», дигән гыйбарә яшәми, әлбәттә. Әмма бу зираттагы кабер ташлары вакытка бирешми торган чакматашлардан да, мәрмәрдән дә, граниттан да түгел, ә гап-гади табигый известьташтан. Бу йомшак ташларга язуы да җиңел булган, җитмәсә язуларында (эпитафияләрне) махсус остазлар түгел, гади крестьян үз кулы белән язган. Шунлыктан, вакытлар узу белән җил-яңгыр, кояш җылысы тәэсирендә алар акрынлап бозыла, юкка чыга, укып булмас хәлгә килә. Шулай да укып булырлык берничә кабер ташы (1859, 1862 елларда җирләнгән әрвахларның) сакланганы ачыкланды.
Икенче зират XIX гасырның азагында авылда яңадан бер мәчет ачылып, икенче мәхәллә эшли башлагач ачыла. Ул элек Сабантуй бәйрәмнәре үтә торган авыл читендәге тигез чирәмлектә төзелә. Ул дәвердәге зират мәйданын күз алдына китерү өчен, анда үскән чал, колач җитмәслек каеннарга карау да җитә. Бу каеннарны минем бабамның энесе Галим Хәлимов 1903 елда утырткан. (Ибраһим Туйкин. «Авыл тарихы». Кулъязма китап. 299 нчы бит). Авыл аксакалларының әйтүенә караганда, бу ике зират шактый вакыт параллель рәвештә эшләп килә. Узган гасырның 60 нчы елларында бу зиратларның ихата кырыйларына тупыл, ә икенче зират эченә карагай агачлары утыртыла.
Хәзер бу зиратлар ата-бабаларыбызның рухын саклаучы моңлы бер урын булып калдылар, өсләрендәге мул яшеллек белән тирә-юньгә ямь биреп тора. Соңгы ике ел эчендә бу иске зиратларда зур эшләр алып барылды. Газ, электр линияләренә куркыныч тудырган, бөтен авылга мамык таратып утырган тупыл агачлары киселде, алар урынына яңа үсентеләр утыртыла башлады, икенче зират өстендәге карагай агачлары сирәкләндерелде.
XX гасыр башларында авыл көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрдә бик нык киңәя башлый. Авылда яңа Саз, Әлмәт, Дунай, Карабаш урамнары барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, ике зират та авыл уртасында кала, авыл халкы алдына яңа зират төзү зарурлыгы килеп баса.
Өченче зиратны авылның көньягында - Ялтан юлының (хәзерге авылның үзәк "Уңыш» урамына керә торган асфальт юл) көнчыгыш ягына кору ниятләнә. Ләкин бу урын бик ташлы булып чыга. Шул сәбәпле, 1932 елда яңа каберстан хәзерге урында төзелә. Ниятләнгән урынга бер генә мәет күмелә, чардуган белән уратылып алынган бу кабер басу уртасында тора.
Бу зират нәкъ 80 ел дәвамында авылдашларыбызның соңгы йорты - бакыйлыкка күчү урыны булып хезмәт итә. Бирегә чит җирләрдә яшәп, вафат булган авылдашларның да җәсәдләре алып кайтып җирләнә. Кеше, гомер азагында үзенең яки әти-әнисенең кендек каны тамган җиргә кайтып сыенырга омтыла. Бу зиратны «Ветераннар зираты» дип атасак та һич ялгышмабыз. Чөнки Зәй-Каратай авылыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына 670 тән артык ир-ат, 7 хатын-кыз алына. Аларның 432 се сугыш кырларында ятып калсалар, калганнары исән-сау туган авылларына әйләнеп кайта. Бүгенгесе көндә аларның да 4 се генә (Бәкер Әюпов, Сафиулла Динекәев, Хәтирә Нәҗипова, Гобәйдулла Хәсәншин) исән. Аллаһы Тәгалә аларга алдагы көннәрдә дә сәламәтлек бирсен. Биредә Әфганстан, Чечня, Чехословакиядә һәлак булган Илшат Шәйдуллин, Ренат Сәетгәрәев, Әлфис Сәхапов кебек өрлектәй егетләр җирләнде.
Бу зиратка күпме мәет җирләнгән соң? Бу сорауга төгәл генә беркем дә җавап бирә алмас, әлбәттә. Ә шулай да кайбер саннарны атап китсәк, якынча хисаплап чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, 2009 елда- 32, 2010 елда -27, 2011 елда 38 мәет җирләнгән.
Язмамны тарих фәннәре докторы Миркасыйм ага Госманов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: « Китүчеләр күп, кайтучылар гына юк. Фани дөньядагылар исә гап-гади түмгәккә яки төрле кыяфәттәге киртә-чардуган яисә билге ташларына карап аларны искә төшерәләр. Исән-тереләр өчен зират - ул Хәтер урыны, Хәтер мәйданы.Шуңа күрә теләсә кайсы чор, ил кешесе, теләсә кайсы халык һәм дин-иман вәкиле дә зиратка карата битараф кала алмаган, кала алмый».
Теги: зират
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим