Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Белгечләр: Уҗым культураларының авырулары уңышның өчтән бер өлешен югалтуга китерергә мөмкин

Татарстанның «Россельхозцентр» район бүлекләре белгечләре бер атна эчендә 15,7 мең га мәйданда авыруларны ачыклау өчен көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр.

Басуларда фитомониторинг агымдагы елның майның өченче декадасында үткәрелде. Шул ук вакытта 6,7 мең гектарда ак таплар (мучнистая роса) ачыкланган. Авыру таралу күрсәткече уртача 6%, үсеш-1%. Учреждение белгечләре билгеләп үткәнчә, мучнистая роса белән зарарланган очракта үсемлекләрнең ассимиляция өслеге кими, хлорофилл җимерелә, сабаклар саны кими, яфраклар вакытыннан алда кипшенә, ашлыкның сыйфаты кими. Нәтиҗәдә, уңыш җыеп алу күләме 15 тән 35% ка кадәр җитәргә мөмкин.

Септориоз тикшерелгән мәйданнарның 20% ында ачыкланды. Авыруның таралуы – 4%, үсеш-0,5%. Септориоз бөртекле культураларның 10-15% уңышын югалту сәбәбе булырга мөмкин.

Уҗым  культураларының тагын бер чире - көрән тутык, көрән гөмбә (бурая ржавчина) тикшерелгән мәйданнарның 3 процентында ачыкланды.

"Мучнистая роса, көрән тутык яки башка авырулар  бөртекле культураларның уңышын сизелерлек кимүгә китерә. Ашлыкны югалту 35% ка җитәргә мөмкин. Шуңа күрә без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үсемлекләрне саклау буенча үз вакытында чаралар күрергә, кирәк булганда чәчүлекләрне фунгицид белән эшкәртергә киңәш итәбез", - ди "Россельхозцентр " Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев