Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Беләсезме-юкмы, чеби, каз, үрдәк бәбкәсе сатып алган өчен, сыерларга укол кадаткан, кан алдырган өчен дә субсидия алып була

Эш башлаучы фермерлар, гаилә фермерлары, кооперативлар үзләренә тиешле субсия һәм грантлар турында ишетсә дә, авыл халкы аннан бихәбәр. Әйтик, каз-үрдәк асраган өчен дә, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен дә субсидиягә дәгъва кылырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде. Субсидия...

Эш башлаучы фермерлар, гаилә фермерлары, кооперативлар үзләренә тиешле субсия һәм грантлар турында ишетсә дә, авыл халкы аннан бихәбәр. Әйтик, каз-үрдәк асраган өчен дә, профилактик ветеринария хезмәтләре өчен дә субсидиягә дәгъва кылырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.


Субсидия юнәлешләре: мини-ферма, терлек, кош-корт һәм ветеринария хезмәте


- Ришат Рәшитович, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) министрлык тарафыннан быел нинди ярдәмнәр булдырылды?

- 2017 елда сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү, нәселле башмак тана һәм буаз сыер сатып алу, каз бәбкәсе, чеби, өч яшьтән зуррак бия, Татарстаннан читтә мөгезле эре терлек сатып алу, сыерларга профилактик ветеринария чаралары өчен тотылган акчадан субсидия кайтарырга мөмкин.

- Субсидиягә дәгъва кылу өчен нинди документлар җыярга кирәк?

- Беренче чиратта, ул хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш. Банкротлыкка чыккан хуҗалыкларга, моңа кадәр шушындый ук программа буенча субсидия алучыларга бирелми. Өч яклы килешү төзелә: кеше үзе, авыл җирлеге һәм министрлык.

-Субсидия алу өчен эшне нидән башларга, кая барырга?

- Мәсәлән, бер абзый юридик статусы булган оешмадан 5 баш тана сатып алды, ди. Шуннан соң ул үзенең реквизитларын күрсәтеп, авыл җирлегенә гариза яза. Шул ук вакытта җирлеккә тана сатып алганы турында белешмә һәм түләү кәгазьләренең күчермәсен китерә. Өч яклы килешү төзелә. Авыл җирлеге башлыгы документларны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтә, аннан исә алар министрлыкка китә. Министрлык документларны тикшерә дә, авыл хуҗалыгы идарәсе счетына субсидия күчерә. Идарә аны 5 көн эчендә тана сатып алучының счетына җибәрергә тиеш.

- Һәр мөмкинлек турында аерым сөйләшик әле. Әйтик, мини-фермалар төзү.

- Беренче шарт: шәхси хуҗалык авыл җирлегенә гариза яза. Әйтик: "Өч сыерым бар, шуларны 8гә җиткерәсем килә. Биш сыер алып, биш ел дәвамында тотарга җаваплылык алам. Сарай төзим", - ди. Аның яртысы төзелгәч, башкарма комитет документларны безгә китереп бирә. Без субсидияне районнарга җибәрәбез. Район вәкилләре сарай төзегән чыгымның яртысыннан да күбрәк булмаган сумманы кире кайтара. Биш сыерын 8 башка җиткерүчегә ул 200 мең сум. Ә ике сыерын бишкә җиткерергә теләүчеләргә 120 мең сум күләмендә субсидия каралган.


Халык аңласын иде: субсидия мал торагы төзү яки яңарту өчен бирелми, төп шарт мал-туарның баш санын арттыру. Субсидия алганнан соң 6 ай эчендә ул мини-ферманы төзеп бетерергә һәм маллар тота башларга тиеш.

- Үз сараенда гына асрау өчен тана яки буаз тана сатып алу өчен нинди ярдәм каралган?

- Бер баш нәселле башмак тана һәм буаз сыер өчен - 20, "товарный" тана яки буаз сыер өчен 15 мең сум субсидия бар. Субсидиянең күләме сатып алынганда тотылган чыгымның 50 %ыннан артмаска тиеш. Субсидия алганнан соң хуҗага сыерлар санын биш ел буе киметмәү бурычы куела.

- Тана һәм сыерларның яше буенча чикләүләр бармы?

- Бар. Таналар 21 айдан зуррак, буаз сыер 27 айдан (әмма 36 айдан өлкән түгел) зуррак булырга тиеш.

- Мал биш ел булганчы үлсә, яки ашыгыч төстә чалырга кирәк булса, нишләргә?

- Бу очракта авыл җирлегенә ветеринария белешмәсе һәм малның җирләнүе турында акт күрсәтергә кирәк.

- Авыл халкын иң кызыксындырган өлкә, минемчә, кош-корт, каз-үрдәккә бирелгән субсидиядер?

- 1 гыйнвардан 1 июньгә кадәр каз-үрдәк, күркә, бройлер алган өчен дә субсидия кайта. Ул чыгымның 50 %ыннан артмаска тиеш. Әйтик, бер баш күркә яки каз өчен - 100, үрдәккә - 80, бройлер чебешенә 30 сум субсидия каралган.

- Каз бәбкәләре һәм чебеш алганда нинди шартлар бар?

- Аны Татарстанда теркәлгән, юридик яктан кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче (ОКВЭД буенча коды 01.47 саннарыннан башлана) оешмадан гына алырга ярый. Кош-кортның яше бер айдан артмаска тиеш. "Перекупщик"тан алынган очракта, сатып алучы аннан документ таләп итәргә тиеш. Юкса, ул субсидиядән төшеп кала.

Финанс докуменлары һәм сатып-алу килешүе нигезендә, бройлер чебеш һәм үрдәк хуҗалыкта - 2 ай, каз һәм күркә 4 ай яшәргә тиеш. Субсидия бер хуҗалыкка 50дән алып 100 баш кош-корт алган өчен бирелә. Әгәр ул 200 каз бәбкәсе алып кайткан икән, аның 100енә генә субсидия ала.

- Субсидия алыр өчен документларны кайчанга кадәр тапшырып өлгерергә кирәк?

- 1 августка кадәр. Беренче гариза языла, анда тулы адрес, реквизитлар, кош-кортны саклау буенча бурычлар күрсәтелә. Сатып алганлык документларын бирергә кирәк. Болар сату-алу килешүе, акт, чек яки квитанция, накладной, ветеринария белешмәсе (кош-корт авыру булмаска тиеш). Кош-корт сатып аласың икән, аны авыл җирлегенең хуҗалык кенәгәсенә исәпкә куйдырырга кирәк.

- Авылларда ат асраучылар кими барганда, ат азыгы юнәтү өчен субсидия да иш янына куш булды...

- Әйе, өч яшьтән өлкәнрәк биягә 3 мең сум субсидия бирелә. Шартлары нидән гыйбарәт соң? Ат 1 гыйнварга кадәр хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән, печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек азык-төлек алу буенча документлар бар икән, субсидия сорап, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала. Тик 2017 елның 31 декабренә кадәр атны асрарга тиеш, үз өстенә шундый йөкләмә ала.

- Ришат Рәшитович, сыерларга үткәрелә торган профилактик ветеринария чаралары турында, тотылган акчаны кире кайтару турында авыл халык белми диярлек.

- Ветеринария хезмәтләре - ике этапта яз һәм көз башкарыла торган чаралар. Ул түләүле. Бер баш сыерга 500 сумны тәшкил итә. Шуның 300 сумын кире кайтарабыз. Сыерларга профилактика чаралары язын һәм көзен 250шәр сумга төшә.

Субсидия көзен генә бирелә. Чыгымны кире кайтару өчен шулай ук документлар булырга тиеш. Беренче чиратта, аны хуҗалык кенәгәсендә теркәү шарт. Алайса, мал санын күрсәтмәс өчен, өч сыер асраса да, берсен генә исәпкә куючылар бар. Исәптә тормаган сыерга субсидия бирелми. Гариза, ветеринарлар биргән чекны хуҗа авыл җирлегенә китерә. Субсидия алу өчен сыерны ел ахырына - 31 декабрьгә кдаәр асрарга кирәк.

- Ришат Рәшитович, авыл хуҗалыгына ярдәм нинди максатлардан чыгып эшләнә?

- Без һәр йортта сыер асрауны мәҗбүр итә алмыйбыз. Кирәкми дә ул. Әмма эшләгән кешегә шартлар тудырылырга тиеш.

Без бит шундый халык - эшлибез, үстерәбез, үрчетәбез, товарны сата белмибез. Безгә әле шул өлкәдә дә эшлисе бар. Теплицаны гына алыйк. Яшелчәне үстерә беләбез, сата белмибез. Бәрәңгене үстерәбез, саклый белмибез. Мин үзем дә элеккедән калган гадәт буенча 4-5 сутый бәрәңге утыртам, көзен аны подвалга салам. Ике капчыгын ел буена ашыйм да, калганын чыгарып түгәм. Артыгын сатарга омтылыш юк бездә. Авыл халкы да шул көздән базга сала да, язын ача. Шуңа күрә бакчасын киметә, яртысына печән чәчә.

Безгә Мисыр яки Белоруссия бәрәңгесен ашаганчы, үзебезнекен ашарга кирәк. Сәүдә челтәре нинди товар сорый? Бәрәңге юылган, размеры бер үк булсын, тишеге булмасын. Шундый таләпләргә туры килә торган бәрәңге орлыгын халыкка таратып, үстерергә һәм аны сатып алу буенча килешү төзергә кирәк безгә. Моны кем эшли? Моны шәхси эшмәкәр, фермер яки кооперативлар эшләргә тиеш. Бу безнең киләсе этап.

- Авылларда хәзер сарык көтүе юк. Сәбәбе гади: сарык асраучылар юк, ите сатылмый, йоны-тиресе шалкан бәясеннән йөри.

- Авыл җирендә элек-электән йон сарыклары үстерелгән. Аларны ит өчен түгел, йон өчен асраганнар. Алардан сөяге-ние белән 18 кило ит чыга. Минем әти әйтә иде: "Икәү генә кайтсагыз, мин бай кеше, тавык суям. Гаиләгез белән кайтсагыз, бер сарык суям. Ярты елга кайтсагыз, бер тана яки үгез суям", - ди. Авыл җирендә сарык "тере суыткыч" дип атала, ит беткән саен сарык чалалар иде. Суыткыч булмаган заманнарда бу. Суыткычлар барлыкка килгәч, кеше сарык асраудан бизә башлады. Чөнки итне суыткычта сакларга була.

Элекке елларда халыкка сарыкларны каплату өчен токымлы тәкәләр тараттык. Хәзер 50-60 кило ит бирә торган сарык токымнарын республикага кайтару буенча эшләргә кирәк. Уйлап карагыз: үгезне ел ярым үстерергә кирәк. Сарыкны 4-5 ай. Отыш зур. 10 сарык үстерсәң, 500 кило ит дигән сүз. Чагыштыру өчен ел ярым үстерелгән үгез 250 кило ит бирә. Сарык үрчетү буенча бу программа инде төзелеп ята.

Кош-корт асраучыларга да республика тарафыннан ярдәм юк иде. Аны бюджеттан һәм халыкның моңа алынырга теләве, әзерлегеннән чыгып гамәлгә куябыз. Киләчәктә сарык үрчетү, продукцияне сату буенча аерым программа тормышка ашачак.

Сарык йонына ихтыяҗ кимеде. Элек тун, шинель, итек, шәл, шарф -гел сарык йоныннан эшләнә иде. Хәзер аңа ихтыяҗ юк, мануфактура ясалма чималга күчеп бетте. Әмма базар мөнәсәбәтләрендә күпмедер урын табып, үзебезнең продукцияне җитештерү һәм сатуны оештырырга кирәк безгә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев