Заман сулышы

Бер гасырлык гомер юлы

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Мин-Әлфия Мостафа кызы Сафина, Бөгелмәдә яшим. Әнием Зәй-Каратай авылыннан иде, 19 ел шунда укытты. Узган ел 99 нчы яшендә вафат булды. Әни белән бергә эшләгән, аңарда укыган укучылар, авылдашларга багышланган язмамны сезгә дә җиткерәсем, истәлекләрем белән уртаклашасым килгән иде. Әнием-Мөзәхрәфә Хәсән кызы Туйкина 1912 елның...

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Мин-Әлфия Мостафа кызы Сафина, Бөгелмәдә яшим. Әнием Зәй-Каратай авылыннан иде, 19 ел шунда укытты. Узган ел 99 нчы яшендә вафат булды. Әни белән бергә эшләгән, аңарда укыган укучылар, авылдашларга багышланган язмамны сезгә дә җиткерәсем, истәлекләрем белән уртаклашасым килгән иде.
Әнием-Мөзәхрәфә Хәсән кызы Туйкина 1912 елның 29 октябрендә ишле гаиләдә ундүртенче бала булып дөньяга килә. Әнисе, ягъни әби-Зөһәйра Әлмәт районы Бигәш авылында мөәзин гаиләсендә туып үсә. Авыл мәчетендә мөәзин вазифасын үтәгән Корбангали ага авылдашлары арасында үзенең гыйлемлелеге белән генә түгел, кешелекле булуы белән дә хөрмәт казана. Азан әйтергә дип, манарага менгән мөәзин авыл яныннан узучы кәрван юлын еш күзәтә. Авылдашлары белән юлчыларны каршылауны оештыра. Авыл халкы алдан әзерләнеп, булдыра алганча матур киенеп, үзләрендә булган сыйлары белән каршылый. Капка төбе саен 6-12 балалы гаилә чыгып, ипи-сөте булмаганнары, чиләк, тустаган белән әйрән, су алып юлчыларны сыйлый.
Зөһәйраны, заманына күрә белемле кызны, Зәй-Каратай авылы егете Хәсән үзенә хатынлыкка ала. Өч балалары тугач, ул: "Татар ирләренә дүрт хатынга өйләнергә ярый", - дип күрше авылдан Галимәгә өйләнә.
Уртада коридор бүлеп торган йортның ике ягында уртак ирдән ике хатынга 18 бала үсә. Ике хатын чиратлашып ашарга пешерә, ипи сала, сабыйларын бергә җыеп мунчада юындыра, кечкенә бала арбалары тартып, утауга йөри. Басу башында калган арбадагы балаларны ялга туктаган әниләрнең әле берсе, әле икенчесе имезә. Балалар параллель туа, соңыннан игезем дип йөртәләр.
Галимә абыстайның Зөһәйра өстенә көндәш булып килүен авылдашлар бер дә яратмый. Ашка әйтергә килүчегә: "Кызым, Галимәгә дә әйт, без бергә барабыз", - дия торган булган Зөһәйра.
Зөһәйра абыстай үзе укымышлы булгач, балаларына да аң-белем бирергә тырышкан. Революция булып, балаларны мәдрәсәгә бирергәме, әллә инде советча укытыргамы дип баш ватканда, ул киңәш-табышка әтисенә мөрәҗәгать итә. Бабай: "Кызым, агымга каршы барырга тырышма, балаларны советча укыт", - дип киңәшен бирә. Кечкенә чагыннан ук балалары да белемгә омтылып үсәләр. Авылда 4 сыйныф укыгач, берәм-берәм Бөгелмәгә китеп (хәзергечә V-VIII сыйныф) мәктәптә укыйлар. Шул исәптән, әнием Мөзәхрәфә дә әлеге мәктәпне тәмамлап, 1928 елда яңа ачылган педагогия техникумына керә. Һади Атласи, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннардан дәрес ала, Туйкиннар гаиләсендә яши. 1931 елда техникумны тәмамлагач, Әлмәт районы Габдрахман авылына эшкә җибәрәләр. 1935 елда югары белем алу нияте белән, Казан педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә.
Кызганыч ки, илдә репрессияләр башлана, аның туганнан-туган абыйлары - Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарга "халык дошманы" дигән ярлык тагалар. Мөзәхрәфә дә укуын ташлап, кайтып китәргә мәҗбүр була. Бөгелмә, Әлмәт районы мәктәпләренә, "халык дошманы" туганы дип, эшкә алмыйлар. Бөгелмә техникумыннан соң, Чирмешән районына эшкә җибәрелгән сеңелесе Саимә (18 бертуганның бишесе укытучы була) РОНОда эшли. Аның янына барып, 1935 елда Лашман авылында декретка киткән укытучы урынында татар теле һәм әдәбияты укыта. 1935-1937 елларда Яңа Кади, 1937-1948 елларда Иске Үтәмеш авылларында укытучы эшен алып бара. 1937-1942 елларда завуч, 1942-1947 елларда мәктәп директоры була.
Чирмешән районында да аны КГБ эзләп таба. Зәй-Каратай авыл советыннан әтисе Хәсән аганың сәнәкчеләр вакытындагы хезмәтләре, авылда канкоешны булдырмый калганы, совет активистларын коткарып калганы өчен, хәрби трибуналдан акланып калу турындагы юллама ярдәмендә яшәп, эшләп кала.
1948-1949 уку елында Тимәш авылының җидееллык мәктәбендә директор вазифаларын башкара. 1949-1967 елларда (лаеклы ялга чыкканчы) Зәй-Каратай авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда, хезмәттән аерылмыйча, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Мәктәптә укыткан вакытта күп генә җәмәгать эшләрендә катнаша. Иске Үтәмеш авылында эшләгәндә агитатор буларак авыл советындагы бердәнбер телефоннан информбюро хәбәрләрен тыңлап, көне-сәгате белән сугыштагы хәлләрне, сугыштан соң илдәге яңалыкларны авылдашларга җиткереп тора.
Зәй-Каратайда эшләгәндә, даими рәвештә, һәр сайлауда авыл советы депутаты, район советы депутаты, районның партия конференциясе делегаты, партия өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана.
Хезмәте хөкүмәтебезнең Мактау кәгазьләре, медальләре белән бүләкләнә. 1956 елда "Татарстанның атказанган укытучысы" исеме бирелә. 1939 елны Иске Үтәмеш авылында укытучы Мостафа Сафинга тормышка чыга. 1940 елның беренче мартында кызы Әлфия туа. 1940 елның 12 мартында әти хәрби хезмәткә чакырыла. Ватан сугышының беренче көннәреннән хәбәрсез югала.
Әнинең укучылары арасында гади хезмәткәрләр дә, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча хезмәт итүче дәвамчылары да бар. Шулардан күпләребезгә таныш, байтак еллар Татарстан телевидениесендә диктор булып эшләгән Рөстәм Нәбиуллин, Зәй-Каратай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, хәзер лаеклы ялда Сылу Насыйбуллина, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында эшләүче шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы, профессор Әнвәр Шәрипов, Лениногорск РОНОсында эшләгән Шат Сираев (исемнәре аталмаганнар үпкәләмәсен иде). Шулай ук күп кенә җаваплы, җитәкче урыннарда эшләүчеләр бар, шулардан Бөгелмәдә район Советы рәисе булып эшләгән Ядкарь Гариф улы Шәфиков.
Мөзәхфәрә Туйкина 2011 елның 8 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә үлде, Зәй-Каратай авылында җирләнде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим