Заман сулышы

Бозау туу – хуҗалыкка акча керү

Терлекчелек буенча республика җитәкчеләре чаң кага: узган ел республика хуҗалыкларыннан алынырга тиешле булган 20 мең баш бозау алынмаган. Хәлне ничек итеп яхшы якка үзгәртергә? Әлеге юнәлеш буенча нәрсәләр эшләргә? Бу хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында узган зона семинар-киңәшмәсендә сөйләштеләр. Ул 2011 елгы эш нәтиҗәләрен йомгаклауга һәм үрчемне саклап калу мәсьәләләренә...

Терлекчелек буенча республика җитәкчеләре чаң кага: узган ел республика хуҗалыкларыннан алынырга тиешле булган 20 мең баш бозау алынмаган. Хәлне ничек итеп яхшы якка үзгәртергә? Әлеге юнәлеш буенча нәрсәләр эшләргә? Бу хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында узган зона семинар-киңәшмәсендә сөйләштеләр. Ул 2011 елгы эш нәтиҗәләрен йомгаклауга һәм үрчемне саклап калу мәсьәләләренә багышланды.


Семинар-киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектәге селекция һәм нәсел эшләре буенча идарә начальнигы Илсур Закиров, республика ветеринар лабораториясе начальнигы Финсур Әхмәтов, Бөгелмә нәсел предприятиесе начальнигы Нуриәхмәт Әхтәриев, Әлмәт, Зәй, Чирмешән, Лениногорск районындагы селекция-нәсел хезмәте начальниклары, район дәүләт ветеринария оешмасы белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев үткән елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.
- Авыл хуҗалыгы районның икътисади тормышында мөһим роль уйный. Узган ел аграр секторда җитештерү күләме, 2010 елдагы белән чагыштырганда, 57 процентка арткан. Әлеге юнәлештә дәүләт тарафыннан булган ярдәм дә, мәсәлән, артта баручы хуҗалыкларга - кредит, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары өчен субсидия бирелү дә зур йогынты ясады. Узган ел авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән, 237 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. Безнең төп максат - икмәк үстерү, аны саклау һәм ел саен туфракның уңдырышлылыгын арттыру. 2011 елда яхшы сортлы бөртекле культура орлыклары 262 тонна күләмендә чәчелде. Азык культурасы орлыклары алыр өчен җирле бюджетның 10 миллион сум бирүе азык базасын ныгыту өчен зур ярдәм булды.
Районда соңгы 35 елда беренче тапкыр 2 мең 700 гектарда шикәр чөгендере утыртылды. 5 мең тоннадан артык бәрәңге уңышы җыеп алынды. Моңа "Татагролизинг" җәмгыятенең инвестор буларак ярдәм итүе нәтиҗәсендә ирештек. Шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәрвакыт безнең янәшәдә булды.
2011 елны - матди-техник базаны ныгыту һәм яңа төрдәге комплекслар булдыру елы итеп билгеләп үтәсе килә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле техника һәм машиналар сатып алды.
Терлекчелек буенча да уңай күренешләр бар. 1 гыйнварга район хуҗалыкларында 13 мең 653 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4 мең 180е - савым сыерлары. Терлек санын саклап кала алдык, мал кырылуны 20 процентка киметтек. Узган елда республика бюджетыннан савым сыерын тоту өчен субсидия алынды. Ул бер баш сыерга 2 мең сумнан исәпләнде. Әлеге ярдәмне мең ярым гаилә алды. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыл кешеләренә пай җирләре өчен түләнеп килә. Бу уңайдан үрнәк итеп "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятен мисалга китерәсе килә. Авыл җыеннарында халыктан пай өлешләре өчен рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Киләчәктә дә бу юнәлештә алар ышанычларын югалтмый. "Лениногорская"агрофирмасы» 13 мең 370 гектар пай җирләрен арендалый. Узган ел җәмгыять 1 гектар пай җиренә 500 сум исәбеннән исәп-хисап ясады. Халыкка бодай, карабодай, шикәр комы белән гомуми суммада 6 миллион 685 меңлек авыл хуҗалыгы продукциясе бирде.
Безнең өчен иң мөһиме - һәр авылда авыл хуҗалыгы буенча җитештерүне саклау һәм хуҗалыкларның ныклы үсешенә ирешү, - дип йомгаклады Дамир Фирдәвесович.
Терлек санын саклап калу юнәлешендә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Илсур Закиров сөйләп үтте. Быел авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә ярдәм савым сыерлары саныннан чыгып билгеләнәчәк, дип фаразлана. Шуның өстенә, үрчем алучыларга да булышу ягын карыйлар. Һәм ул яңа туган бер баш бозау өчен 300 сум булачак. Әлеге акчалар квартал саен хуҗалыкларга киләчәк. Ләкин әлеге 300 сумны теләсә-ничек әрәм-шәрәм итәргә түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдиме мондый: ярты бәясенә, ягъни 150 сумына зооветеринар товарлар, медикаментлар алырга, калган 150 сумның 90 сумы - "осеменатор"ларга, 60 сумы ясалма орлыкландыруда катнашы булган мал табибларына түләнә.
- Димәк, бозау туу - сезнең кесәгә азмы-күпме булса да акча керү ул,- диде Илсур Рәшидович, селекция-нәсел хезмәте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. -Технологларның хезмәт хакы 10 мең сумнан ким булмаска тиеш, дигән иде министр. Ләкин аларның берсе дә мондый акча алмый. Әлеге юнәлеш буенча гадел итеп эшләсәк, сезгә зур ярдәм булачак. Үзегезнең тарафтан булганны барысын да эшләгез. Ай саен очрашып, бу турыда хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәчәкбез, шәхсән моны үзем контрольгә алачакмын,- диде.
Финсур Әхмәтов чыгышында ташлаткан сыерларның туклану рационы нинди булырга тиешлеге, үле бозау тудыруга китерә торган авырулар, аларны булдырмау хакында барысын да сөйләде. Технолог, мал табибы һәм ферма мөдиренең бер йодрыкка тупланып, өчпочмак рәвешендә берләшеп эшләү кирәклеге турында ассызыклады.
Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше "Лениногорская"агрофирмасы"ның Ялтау авылындагы терлекчелек комплексында дәвам итте. Нәкъ менә монда хезмәтчәннәрнең эш шартларын яхшырту буенча алга китеш күзәтелә, шулай ук терлекләрне карау, тоту да тиешенчә урнаштырылган. Катнашучылар ясалма орлыкландыру пункты эшчәнлеге һәм технолог Гөлнара Нуретдинова эше белән таныштылар. Белгечләр фикеренчә, ясалма орлыкландыру күпкә арзанрак, үгезләрне тоту да шулай гына түгел бит, әле нәселле үгез булса бер хәл.
Киңәшмә ахырында булган кимчелекләрне бетерергә, терлек санын саклап калырга диелде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: